Рөстәм Миңнеханов Мавритания Ислам Республикасы Премьер-министрына: «Татарстанда көтеп калабыз»

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мавритания Ислам Республикасы Премьер-министры Мөхәммәд Улд Билал белән очрашуда хезмәттәшлек һәм мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре турында фикер алышты.

Очрашу «Россия — Африка» икътисадый һәм гуманитар форумы кысаларында узды.

«Әһәмиятле вакыйга – «Россия — Африка» икенче саммиты һәм  икътисадый форумы кысаларында очрашуыбызга шатмын. Аны үткәрү Россия һәм Африка континенты илләренең заманча чакыруларга җавап бирүче үзара файдалы партнерлыгының сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәсенә ирешүгә юнәлдерелгән, — диде Рөстәм Миңнеханов, кунакны сәламләп. Африка табигый байлыгы һәм эшче көч потенциалы буенча уникаль. Аның дөнья икътисады һәм халыкара мөнәсәбәтләр системасындагы роле әкренләп үсә бара. Соңгы елларда Африка континенты икътисадый үсешнең зур темпларын күрсәтә. Россиянең Африка илләре белән мөнәсәбәтләре һәрвакыт җылы булып кала һәм конструктив юнәлештә үсеш ала.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанның Мавритания белән хезмәттәшлеге Россия-Мавритания мөнәсәбәтләре кысаларында алга таба үсеш ала.

Үз дәрәҗәсендә Татарстан Россия-Мавритания мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәргә әзер.

Гомумән, энергетика, машина төзелеше, автомобиль төзелеше һәм аларга компонентлар җитештерү, IT һәм башка югары технологияләр, медицина һәм фармацевтика, агросәнәгать комплексы һ. б. өлкәләрдә элемтәләрне үстерү өчен потенциал бар.

Мавритания Ислам Республикасы Премьер-министры Мөхәммәд Улд Билал, үз чиратында, Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда булуын һәм Россия турында бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алуын сөйләде.

Ул шулай ук Мавританиянең үсештә булган ил булуын һәм инвестицияләр өчен зур мөмкинлекләр булуын ассызыклады. «Ил сәясәте чимал сәнәгатен үстерүгә юнәлдерелгән,-диде Мавритания Премьер-министры. — Үзара файдалы хезмәттәшлек безнең өчен кыйммәтле булыр иде, сезнең белемнәрегез һәм тәҗрибәгез кирәкле һәм аңа ихтыяҗ бар. Бигрәк тә бүген, без чимал экспортын киметергә уйлаганда, аны ил эчендә эшкәртүгә игътибар итәбез».

Мөхәммәд Улд Билал шулай ук хәбәр иткәнчә, Мавритания бизнес-даирәләре Татарстан җитештерүчеләре белән эшлекле элемтәләр урнаштыра ала. «Без бизнес-структураларыбызга Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекне җайга салырга тәкъдим итәчәкбез, — диде ул. — Алар сезнең мөмкинлекләрегезне өйрәнсен һәм халыкара чараларда, шул исәптән Kazanforumда катнашсын өчен, багланышлар булдырыйк.

Татарстан Рәисе мөнәсәбәтләрне үстерү белән кызыксыну барлыгын раслады. «Без сезнең бизнес-делегацияләрегезне Татарстанда көтеп калабыз», — диде ул, Мавритания Премьер-министрына мөрәҗәгать итеп.


Фикер өстәү