Президент Владимир Путин Хөкүмәткә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын вакытында индексацияләү бурычын куйган. Бу хакта ТАСС яза.
– Хөкүмәткә бюджет өлкәсендәге белгечләрнең хезмәт хаклары буенча билгеләнгән максатларга катгый төстә ирешергә кирәк. Юкса алар бюджет өлкәсеннән китәргә мөмкиннәр. – дигән ул икътисадый мәсьәләләргә багышланган киңәшмәдә. Шул ук вакытта дәүләт башлыгы хезмәт хакларын вакытында арттырыга кирәклеген дә искәрткән.
Президент әйтүенчә, хәзерге вакытта илдә эшсезләр саны кими – хәзер эшсезлек күрсәткече 3,2% кына тәшкил итә. Владимир Путин сүзләренә караганда, хезмәт хаклары 2018 елдан беренче тапкыр ике урынлы санга – апрель аенда 10 процентка арткан. Уртача күрсәткеч бу, төрле төбәкләрдә, төрле секторларда– төрлечә, дип басым ясап әйткән Путин.