Авыз акчага карап ачыла: кешеләр камыр ризыклары һәм гади яшелчәләр ашауга күчә

Бәяләр арту туктады, инфляция контрольгә алынды, валюта белән вазгыять – даими. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин икътисад буенча киңәшмәдә хәбәр итте. Ил башлыгы сүзләренчә, бәяләр белән вазгыять тотрыклыланды.

Мәгълүм булганча, соңгы берничә айда барлык төр товарларга да бәяләр котырып артты. Ләкин бу юлы Владимир Путин халыкның күңеленә хуш килә торган хәбәр җиткерде.

– Инфляцияне контрольгә алдык, – диде ул. – 27 майга еллык күрсәткеч 17,4 процент тәшкил итте. Шул ук вакытта майның икенче яртысыннан башлап, бәяләр үсеше бөтенләй тукталды. Хәзер инфляция ноль дәрәҗәсендә.

Шулай ук хакимиятнең уңай һәм тискәре якларын күз алдында тотарга һәм теләсә нинди үзгәрешләргә вакытында реакция белдерергә тиешлеген искәртте.

Президент үз чыгышларында һәрвакыт куллану ихтыяҗын арттыру турында әйтә килә. Бу юлы да әлеге мәсьәләне читләтеп узмады.

– Майда, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, ваклап сату күләме 5,4 процентка арткан. Ләкин чынлыкта, инфляцияне исәпкә алып, ул кыскарды, – дип билгеләп узды Владимир Путин һәм ихтыяҗны арттыру өстендә эшләргә, халыкның керемен күбәйтүне тәэмин итәргә, бизнеска өстәмә чаралар һәм кредит ресурслары тәкъдим итәргә кушты.

Росстат мәгълүматларына күз салсак, бәяләр артуның иң югары ноктасы мартка туры килә. Күпчелек төр товарларга бәяләр 26 процентка арткан. Бәяләр апрельдә дә тик тормаган, ләкин узган ай белән чагыштырганда, үсеш темпы бермә-бер кимегән. Бер ай эчендә товар бәяләре 1,5 процентка өскә үрмәләгән. Белгечләр алып барган анализ нәтиҗәләре исә майда бәяләрнең үсмәвен күрсәткән. Росстат әйтүенчә, мондый хәл узган елның августыннан бирле күзәтелмәгән. Алай гына да түгел, «куллану кәрҗине» апрель белән чагыштырганда, хәтта 6 процентка кимегән. Ә 14–20 май аралыгында куллану бәяләре 0,02 процентка кимегән.

Шулай итеп, соңгы берничә атнада яшелчә (кыяр, кәбестә, помидор, чөгендер, кишер), йомырка һәм шикәр хаклары төшкән. Ә менә суган, бәрәңге, алма, банан бәяләре арткан. Шулай ук кер юу порошогы, шәхси гигиена предметлары һәм шырпыга да хаклар күтәрелгән.

КФУның идарә итү, икътисад һәм финанслар кафедрасы мөдире Игорь Кох фикеренчә, чыннан да, инфляция темплары кимү билгеләре бар. Март һәм апрельдә күзәтелгән бәяләр арту хәзерге вакытта туктап тора, ди ул.

– Ул вакытта бәяләрнең шулай котырып артуына рубльнең төшүе һәм базардагы башка факторлар йогынты ясаган иде. Хәзер андый хәл күзәтелми. Моннан тыш, бәяләр төшү яки артмау сезонга бәйле. Гадәттә, бу чорда яшелчә, җиләк-җимеш һәм сөт продуктлары хаклары төшә. Бу да инфляциягә үз йогынтысын ясый, – дип аңлатты Игорь Кох.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров журналистларга хәбәр итүенчә, якын араларда республикада икмәк бәяләре артуы да көтелми.

– Әлегә бездә икмәк бәяләре элеккечә саклана. Якын арада бәяләр артуны көтмибез, – диде ул.

Аның сүзләренчә, бүген икмәк пешерүчеләр өчен федераль һәм республиканың ярдәм чаралары гамәлдә. Республикада бу максатларга 300 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән.

Шул ук вакытта белгечләр россиялеләрнең азык-төлек кәрҗине үзгәрүе турында хәбәр итә. Россия Хөкүмәтенең агросәнәгать комплексы департаментының элеккеге җитәкчесе, икътисад фәннәре докторы Леонид Холод сүзләренчә, россиялеләр иттән баш тартып, күбрәк ярма һәм яшелчә ашый башлаган. Быелның маенда ит, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 2,6 процентка азрак сатылган.

– Кайбер товарларга бәя күтәрелгәч, аларга сорау кими. Алар сыгылмалы дип атала, – дип аңлата белгеч. – Ә кайбер товарларга бәя артса да, ихтыяҗ кимеми. Тавык ите менә шундый товарлар исемлегенә керә иде. Ләкин быел хәтта аңа да сорау кимеде. Бу исә халыкның кереме шактый кимүне аңлата. Кешеләр камыр ризыклары һәм гади яшелчәләр ашауга күчә.

Икътисадчы билгеләп узганча, куллану кәрҗиненең алга таба ничек үзгәрүе икътисад үсеше белән бәйле. «Соңгы вакытта кыйммәтле азык-төлеккә сорау кимеде, – дип нәтиҗә ясый Леонид Холод. – Бу – җиләк-җимеш, кыйммәтле колбаса, сыер ите һәм сыер итеннән ярымфабрикатлар. Шулай ук кыйммәтле сөт продуктларын куллану да кимеде».

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү