Казан мэриясе Сабантуй оештыруда катнашу өчен волонтерлар җыю турында хәбәр итте. Теләге булганнарны ике мәйданчыкка – Каенлык һәм Аккош күленә ярдәм итәргә чакыралар.
Оештыручыларга үзәк мәйданда, фотозонада, балалар мәйданчыгында спорт ярышларын уздыруда ярдәм итүчеләр кирәк.
Теләүчеләрнең 17 июньгә кадәр анкета тутыруы сорала.