Илкүләм проект кысасында урманнарда 2,5 мең гектар мәйданда агач утыртачаклар

Быел Татарстанда “Экология” илкүләм проекты кысасында урманнарда 2564 га мәйданда агач утырту эшләре планлаштырыла. 2024 елда барлыгы 5164 га мәйданда урманнар яңартылачак. Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта сөйләп үтте.

“Урманнарда 1422 га мәйданда – иске урыннарга агачлар утырту, 1034 га мәйданда – урманнарны табигый торгызу, 4 гектар мәйданда – катнаш торгызу, 104 гектар мәйданда яңа урыннарга агачлар утырту эшләре башкарылачак”, – дип билгеләп үткән ул.
Министр әйтүенчә, урман тармагы белгечләре быел барлыгы 700 кг орлык һәм 2 миллион данә агач үсентесе әзерләгән.
Республикада шулай ук 2100 га мәйданда саклагыч полосалар утыртылачак, 500 гектар мәйданда агач утыртугуга бәйле башка эшләр башкарылачак.
Шул ук вакытта, министр әйтүенчә, быел республикада 12,9 мең га мәйданда урманнарда агачларны тәрбияләү, 3,9 мең гектар мәйданда – өстәмә агачлар утырту һәм урман питомникларында 18 га мәйданда орлык чәчү эшләре каралган.

Моннан тыш 2024 елда республикада урманнарны саклау максатыннан 13 мең гектардан артыграк мәйданда ефәк күбәләкләре ояларын юк итү чаралары башкарылачак.


Фикер өстәү