Кемнәрнең пенсиясе артачагын аңлатканнар

Белгеч әйтүенчә, быел май аенда ташкүмер тармагы хезмәткәрләренең пенсиясе артачак.

Май аенда очучыларның, ташкүмер сәнәгате өлкәсендә эшләүчеләр, шушы айда беренче группа инвалидлык алучылар һәм 80 яшькә җитүчеләрнең пенсиясе артачак. Бу хата “РИА Новости” РАНХиГС менеджмент кафедрасы доценты Линда Рыжих сүлләренә таянып яза.

Пенсиянең күпмегә артачагы эш стажына, хезмәт хакы һәм иминият взнослары күләменә бәйле. Шулай ук май аенда беренче группа инвалидлык алучылар, бу айда 80 яшькә җитүчеләр пенсиясенең дә төп өлеше үсәчәк.
Монанн тыш Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм кайбер башка кешеләргә өстәмә рәвештә 10 мең сум түләнеләчәк.
Сүз уңаеннан, хәрби бурычын үтәгәндә әтисен яки әнисен югалткан инвалид балалар өчен икеләтә пенсия түләү турында закон проекты Россия Хөкүмәтендә хупланган. Әлеге тәкъдимне “Бердәм Россия” партиясенең Генераль советы Секретаре Андрей Турчак керткән.


Фикер өстәү