Чаллыда һәм Әлмәттә «ФИЗРА» спорт үзәкләре ачылды

“Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм)” федераль проекты буенча Чаллы һәм Әлмәттә ике “ФИЗРА” спорт үзәге ачылган. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр итә.

Үзәкләрне ачу тантанасы Россия спорт министры Олег Матыцин катнашында “Мы Вместе. Спорт” форумында видеоконференция режимында узган. Ул, Татарстандагы үзәкләр белән беррәттән, Башкортстан, Ростов өлкәсе һәм Бурятиядә дә берничә спорт корылмасын, ачык, дип игълан иткән.

“Форум вакытында спорт корылмаларын ачу традициягә әйләнде. Көндәлек эшебезнең бер өлеше бу. Шуңа күрә иң элек төбәкләр башлыкларына спорт инфраструктурасын камилләштерү мәсьәләсенә карата игътибарлы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерәсем килә”, – дип билгеләп үткән министр.

Бер катлы “ФИЗРА” спорт үзәкләрендә ясалма түшәмәле ике мини-футбол кыры, тренажер һәм теннис өстәлләре белән 2 зона, спортчылар өчен 4 киенү-чишенү бүлмәсе һәм башка бүлмәләр булдырылган.
Республика спорт министры урынбасары Алмаз Хөсәенов әйтүенчә, Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә дә ике спорт үзәген төзү күздә тотыла. Төзелешне инде быел ук башлап җибәрү һәм киләсе елда төгәлләү планлаштырыла.

“Бизнес-спринт” федераль проекты 2030 елга кадәр Россияне социаль-икътисадый яктан үстерү буенча 42 стратегик башлангычның берсе нигезендә эшләнгән. Проект якындагы 8 ел эчендә шәһәр-авылларда кирәкле спорт инфраструктурасын булдыруны күздә тота. Башлангычлар, шул исәптән, илкүләм проектлар максатына нәтиҗәлерәк ирешү мөмкинлеге бирәчәк.


Фикер өстәү