1 гыйнвардан кемнәрнең хезмәт хакы артуга исәп тота алуын аңлатканнар

Юрист Виноградов 1 гыйнвардан укытучылар һәм табибларның хезмәт хакы артачагын әйткән.
Сәламәтлек саклау, мәгариф һәм социаль тәэминат өлкәләре хезмәткәрләре 2024 елның 1 гыйнварыннан хезмәт хакы артуга исәп тотарга мөмкин. Аларның эш хакы 9,8 процентка үсәчәк. Бу хакта юрист Вадим Виноградов “Прайм” агентлыгы хәбәрчесенә белдергән.

Фән һәм мәдәният өлкәрендә эшләүчеләр дә Яңа елдан соң акча артуга өметләнә ала. Бюджет өлкәсендәге башка хезмәткәрләрнең эш хакы исә 1 октябрьдән соң гына – 4,5 процентка үсәчәк, дигән белгеч.
“Шул ук вакытта 2024 елда чиновникларның хезмәт хакы индексацияләнмәячәк. Судьялар, гражданлык хезмәткәрләре, Дума депутатлары һәм кайбер федераль башкарма хакимият органнары хезмәткәрләренең (хәрбиләр һәм көч ведомствосы хезмәткәрләреннән тыш) эш хакы 2025 елның 1 гыйнварына кадәр үзгәрмәячәк”, – дип билгеләп үткән Виноградов.


Фикер өстәү