Карап атлыйсы. Талпан кадалу инвалидлыкка ук китерергә мөмкин

Талпаннар уянган! Апрель уртасын әнә шундый хәбәр белән каршыладык. Узган атнада республикада талпан кадалган 14 кеше табибларга мөрәҗәгать иткән. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 8,5 тапкыр кимрәк.

Әмма тынычланырга иртәрәк, ди белгечләр. Апрель азагы – май башында талпаннардан зыян күрүчеләр саны бермә-бер артачак, дип фаразлый алар. Ник дигәндә, талпаннар урамда +1, +3 градус җылы торганда уяна, көннәр 15 градуска кадәр җылыткач, активлаша. Синоптиклар исә инде бу атна азагына ук терекөмеш баганасы 25 градуска кадәр күтәреләчәк, дип ышандыра.

10 нчы номерлы шәһәр хастаханәсе баш табибының эпидемиологик мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Михайлова талпанны бик сак бөҗәк дип атый.  Черкидән аермалы буларак, ул корбанына шундук һөҗүм итми.

– Талпан башта тәндәге иң йомшак урынны эзләп таба. Андый җирдә кан да яхшы әйләнә. Шул рәвешле энәсен тәннең йомшак өлешенә кадаган талпан 120 тапкыр (!) зураерга мөмкин. Талпан тәнгә ныклап ябышсын өчен, ким дигәндә, ике сәгать вакыт кирәк. Тагын шунысы да бар: күпләр талпан кешегә агачтан төшә дип уйлый. Чынлыкта алар җирдән, үләннән ябыша. Шуңа күрә бакчада эшләп, табигатьтә йөреп кайтканнан соң киемеңне, тәнне, чәчләрне яхшылап тикшерергә кирәк, – ди белгеч.

Талпанны үзлегеңнән генә алырга маташу куркыныч. Ник дигәндә, тартканда, өзелеп, вирус белән зарарланган өлеше тәндә калырга мөмкин. Моның өчен медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табибка күренү мөмкин булмаса, талпанны тәннән мөстәкыйль рәвештә тартып алып, бөҗәк кадалган урынны спирт яисә йод белән ышкырга, шуннан соң кулларны сабын белән юарга кирәк.

Талпан кадалган очракта, хәтәрме-түгелме икәнен белү өчен, аны лабораториягә тикшертүгә тапшырырга кирәк. Билгеле булганча, талпаннар боррелиоз, энцефалит кебек җитди чирләр дә тарата. Узган ел, әйтик, республикада 32 кеше талпаннар аркасында – боррелиоз, 4 кеше энцефалит йоктырган. Билгеле булганча, боррелиоз сөякләрне, кешенең йөрәген, нерв системасын зарарлый. Энцефалит баш миенә зур зыян сала. Ул кадалганнан соң бер-ике атна үткәч, чирнең беренче билгеләре күренә башлый: тән температурасы күтәрелә, бөтен гәүдә авырта, хәлсезлек пәйда була, укшыта. Андый чакта кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Вакытында дәваланмасаң, талпан кадалу инвалидлыкка ук китерергә мөмкин.

 

Талпаннан саклану өчен киңәшләр

– Табигатькә чыкканда, бакчада эшләгәндә башыгызга киегез. Өйгә кергәч, киемегезне, тәнне, чәчләрне яхшылап тикшерегез. Чәчегезне вак тарак белән тарагыз.

– Урамга чыкканда тәннең ачык өлешенә махсус спрей сиптерегез.

– Аксыл кием киегез. Аннан талпан яхшырак күренәчәк.

– Исегездә тотыгыз: талпан кеше исен 10 метрдан ук сизә!

 


Фикер өстәү