Элла Памфилова Владимир Путинга Президент таныклыгын тапшырган

Россия Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Элла Памфилова дәүләт башлыгын сайлауда җиңгән Владимир Путинга Президент таныклыгын тапшырган. Очрашу Кремльдә узган, дип яза “Российская Газета”.

Владимир Путин: “Бик зур рәхмәт сезгә!” – дигән, шулай ук Үзәк сайлау комиссиясенең барлык хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткергән.
Президент билгеләп үткәнчә, бик катлаулы, әмма ил өчен, дәүләтнең тотрыклылыгын саклап калу өчен бик мөһим эш башкарылган.

Элла Памфилова, үз чиратында, сайлауның моңарчы күрелмәгән нәтиҗәләрен һәм Россия халкының моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә берләшүен билгеләп үткән. Аның әйтүенчә, халыкта сайлауның Президент сайлау гына түгел, бәлки Россия өчен көрәштә мөһим этапка әйләнүен аңлау барлыкка килгән.


Фикер өстәү