Татарстанда “Экология” илкүләм проекты буенча урманнарны яңарту эшләре төгәлләнгән

“Экология” илкүләм проектының “Татарстанда урманнарны саклау” төбәк проекты кысаларында республикада урманнарны яңарту эшләре төгәлләнгән. Барлыгы 3855 гектар мәйданда эшләр башкарылган.

“Яңартылган урман мәйданы киселгән, корыган агачлар мәйданыннан ким булмаска тиеш. Бу – безнең эшне бәяләүдә кулланыла торган төп индикаторларыннан берсе.: 2019 елда 2496 гектар мәйданда – өлгергән, артык өлгергән, зарарланган агачлар, 167 гектар мәйданда – корыган агачлар киселде. 2021 елда барлыгы 3855 гектар мәйданда агач утыртылды. Шулай итеп, максатчан индикатор 144 процентка үтәлде, – ди урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Ягъни без киселгән агачларның бөтен мәйданында агачлар утыртып, 2024 елга билгеләнгән максатка ирештек”.

Тагын шунысы бар: “Урманнарны торгызу өчен агач орлыклары запасы, кг” һәм “Утыртылган агачлар саны, 100 данә” Татарстан Республикасында урманнарны саклау төбәк проектының өстәмә күрсәткечләре булып тора. Быелгы планда 11455 кг орлык һәм 30863 мең данә үсенте каралган.
26 октябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, министрлык карамагындагы учреждениеләр – урман хуҗалыклары белгечләре төп агачлардан барлыгы 1224,25 кг орлык җыеп алынган.


Фикер өстәү