Татарстанда урманнарны яңарту эшләре 1523,1 гектар мәйданда башкарылган

Быел язын Татарстанда урманнарны яңарту эшләре 1523,1 гектар мәйданда, ягъни планда күздә тотылганча башкарылган. 1413,5 гектар мәйданда киселгән яки корыган-янган агачлар урынына яңалары утыртылган, 105,6 гектар мәйданда урманнар үстерелгән. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Татарстанда урманнарны саклау» төбәк проекты кысасында алып барыла.

Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әйтүенчә, 2023 елда республикада «Экология» илкүләм проекты буенча 3614 гектар мәйданда урманнар торгызылачак. 2092 гектар мәйданда урманнарны табигый торгызуга (кискәннән яки янганнан соң агачларның үсеп чыгуы шулай дип атала) ярдәм итәчәкләр. Бу эшләр җәйге-көзге чорда башкарылачак.

Министр республикада агач орлыклары һәм үсентеләр запасының аерым игътибар үзәгендә тотылуын белдерде. Бер ел эчендә 11455 кг орлык һәм 30863 үсенте әзерләп куярга ниятлиләр.


Фикер өстәү