Татарстанда ВИЧ-инфекцияле 148 бала теркәлгән

Бүгенгә Татарстанда ВИЧ-инфекцияле 148 бала теркәлгән. ВИЧ-инфекцияле кешеләргә ярдәм итү фонды җитәкчесе Светлана Изамбаева «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, бары тик 76 бала һәм үсмер генә үзенең авыруы турында белә. Калганнарына әти-әниләре бу хакта әйтүдән баш тарткан.

«Әниләр һәм әбиләрдән еш кына, дус-ишләргә сөйләсәк, башкаларга ычкындырулары бар, яки әле бәләкәй ул, берни аңламый, дигәнрәк сүзләр ишетергә туры килә. Ләкин авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин бу. Үзенең чирен белмәүче балалар ни өчен көн саен дару эчәргә кирәклеген аңламый. Ә дару эчми ярамый, чөнки дәваланмаган очракта ВИЧ-инфекция СПИД стадиясенә күчә. Ә инде бу стадиядә кешенең гомерен саклап калу бик кыен. Балага ВИЧ турында никадәр алданрак аңлатылса, аңа тормышта җайлашырга шуның кадәр җайлырак һәм гадирәк булачак», – дигән фонд җитәкчесе.

Росстат мәгълүматларына караганда, йогышлы авырулардан үлем-китем очракларының яртысы ВИЧ-инфекциягә туры килә. Үсмер дару эчмәгән очракта гомере буе инвалид булып калырга яки вафат булырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, республика СПИД-үзәге мәгълүматлары буенча, бүген Татарстанда ВИЧ-инфекцияле 14800 кеше исәптә тора.


Фикер өстәү