УНИКС үз тарихында тәүге мәртәбә Россия чемпионы булып танылды

Казанның УНИКС баскетбол командасы ВТБ Бердәм лигасында җиңү яулап, үз тарихында тәүге мәртәбә Россия чемпионы булып танылды. Татарстан командасы финалда “Краснодар”ның “Локомотив-Кубань” баскетболчыларыннан өстен чыкты.

Лиганың ярымфиналында УНИКС узган елгы чемпион “Зенит”ны, “Локомотив-Кубань” исә ЦСКАны откан иде. Финал уеннарының беренчесе Казанда узды һәм кунаклар файдасына төгәлләнде. Ә аннары өч матч рәттән УНИКС җиңү яулады. Шулай итеп, Казан уенчыларының бишенче очрашуда тарихи уңышка ирешү мөмкинлеге барлыкка килде.

Халык белән шыплап тулган “Баскет холл”да УНИКС матчның башыннан ук өстенлекне үз кулына алды. Очрашуның беренче чиреге – 26:17, икенчесе 58:37 исәбенә тәмамлады. Өченчесендә кунаклар яхшырак уйнады, әмма алтын исен сизгән Казан командасын туктатырлык түгел иде. Очрашу 98:89 исәбенә тәмамланды һәм УНИКС тәүге мәртәбә Россия чемпионы булып танылды.


Фикер өстәү