Рөстәм Миңнеханов УНИКСны Россия чемпионы исемен яулау белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның УНИКС командасын үз тарихында тәүге мәртәбә Россия чемпионы булып танылу белән котлады. «Молодцы! Чемпионнар!» – дип язган ул телеграм каналында. 

Билгеле булганча, бүген УНИКС баскетболчылары ВТБ Бердәм лигасы финалының бишенче очрашуында  98:89 исәбе белән Краснодарның «Локомотив-Кубань» командасын отты һәм серияне үз файдасына төгәлли алды. Моңа кадәр төрле турнирларда җиңү яуласа да, Казан командасының Россия чемпионы исемен яулаганы юк иде әле.


Фикер өстәү