#KazanForum: Эшле һәм ашлы җыен. Казанга 15 меңнән артык кунак килә

Елның иң зур вакыйгасы! Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта бу атнада узачак «Россия – ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV Халыкара икътисадый форумын әнә шулай дип бәяләделәр. Аның республика өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы да билгеле.

Кунакчыл Казан

Бу атнада Татарстан башкаласында узачак «Россия – ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV Халыкара икътисадый форумында 15 меңнән артык кеше катнашырга теләк белдергән.

– Бу – рекорд сан. Казанга илнең 84 төбәгеннән һәм 85 чит илдән кунаклар киләчәк, – диде Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Билгеле булганча, быелдан Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән икътисадый җыен федераль статус алды. Шуңа күрә дә агымдагы елда форумда катнашырга теләк белдерүчеләр бермә-бер арткан. Чагыштыру өчен, былтыр Казанда узган икътисадый җыенда 6400гә якын кеше катнашкан булган.

Башкалада узачак чараның әһәмиятен һәм аның нәкъ менә бездә үткәрелүен форумда катнашучыларга юллаган сәламләү хатында Владимир Путин да ассызыклады. «Татарстан башкаласы чираттагы мәртәбә киң колачлы, эшлекле чаралар үткәрү өчен кирәкле һәм абруйлы мәйдан статусын раслап, күп кенә илләрдән килгән кунакларны киң колач җәеп каршы ала», – диде ул.

Телефоннан сөйләшү барышында, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте башлыгы Гурбангулы Бердымөхәммәдов та Казанда булачак форумның иң югары дәрәҗәдә узачагына ышаныч белдерде. Ул җыенга Төрекмәнстаннан вәкиллекле делегация җибәрүен хәбәр итте.

Кунаклар дигәннән, Татарстанга һәм бездә узачак чарага кайсы илләр күбрәк кызыксыну белдергәне дә билгеле.

– Чит илләрне әйтсәк, йөз кешедән дә күбрәк булган иң зур делегацияләр Азәрбайҗан, Иран, Малайзия, Таҗикстан, Төркия һәм Үзбәкстаннан киләчәк. Ил төбәкләре арасында иң күп катнашучылар Санкт-Петербург, Мәскәү шәһәрләре, Оренбург, Самара өлкәләре, Чечня, Башкортстан, Мордовия республикаларыннан теркәлгән, – диде Талия Миңнуллина.

«Соңгы тапкыр мондый хәл Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты узганда булган иде…» Башкаладагы кунакханә хуҗалары әнә шулай ди. Казанда кунакханәләрдә урыннар беткән. Бу җәһәттән журналистлар, кунаклар урамда калмасмы, дип тә борчылу белдерде. Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры Максим Денисов әйтүенчә, мондый хәл булмаячак.

– Форум көннәрендә башкаладагы өч, дүрт, биш йолдызлы кунакханәләр йөз процентка тулды. Моңа сөенмичә дә мөмкин түгел. Димәк, форум белән кызыксыналар, безгә киләләр. Казандагы икътисадый җыен бик зур тарту көченә ия, – диде ул.

Эше барның ашы бар

Форум кысасында 200дән артык эшлекле, мәдәни, белем бирү һәм спорт чарасы узачак дип көтелә. Төп сөйләшүләр ислам финанслары һәм хәләл индустриясенә бәйле булачак, әлбәттә. «Без Татарстан мисалында ислам бизнесы белән хезмәттәшлек итү алымнарын җайга салырга телибез. Ислам икътисады үсеше өлкәсендә бик зур мөмкинлекләр ачыла. Аерым алганда, хәләл ризык индустриясе, хәләл туризм, хәләл медицина үсә», – дип белдерде рәсми чараларның берсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

«KazanForum»да имзалау өчен 100дән артык килешү әзерләгәннәр инде.

– Чараның нәтиҗәлелеге имзаланган килешүләрнең эчтәлеге һәм саны белән бәяләнә, әлбәттә. Без якынча 100 килешү имзаларга ниятлибез. Аларның саны күбрәк булырга да мөмкин. Аларның иң зурлары Төньяк-Көньяк халыкара транспорт коридорына бәйле. Мәсәлән, Татарстанда җитештерелгән техниканы Үзбәкстанга озату, Азәрбайҗанда «Sollers» компаниясе сәнәгатен җәелдерүгә бәйле килешүләр бар, – диде ул. – Шулай ук мәгариф, яшьләр сәясәте, хәләл, ислам финанслары кебек юнәлешләргә бәйле килешүләр дә әзер. Форумны үткәрә башлаганнан бирле, быел иң күп килешү имзаланачак дип көтелә.

Җитәкче икътисадый форумның республикадагы кече һәм урта бизнес өчен дә әһәмиятле булуын әйтте.

Мәйсәрә гарәпчә сөйләшә

Җитди сөйләшүләр белән генә булмый, әлбәттә. Форум кунакларын эш белән генә түгел, күңел ачу чаралары белән дә шаккатырмакчылар. Җыен көннәрендә Казан «Агропаркы»нда «Russia Halal Market 2023» ярминкәсе эшләячәк. Аның урыны очраклы гына түгел. Бу теләге булган һәркем бирегә килеп җитә

алсын һәм хәләл ризык, кием-салым сатып алу мөмкинлегенә ия булсын өчен эшләнгән. Ярминкәгә керү бушлай.

Биредә Иран эчемлекләре, Төркия тәм-томнары, Синегал кием-салымы да сатып алып булачак хәтта. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов әйтте. Хәләл ярминкә үткәрү өчен «Агропарк»ны тулысынча юып чыгарганнар. 20 майга кадәр биредә 400дән артык хәләл сәүдә ноктасы эшләячәк дип көтелә.

– Төп басым Татарстанда җитештерелүче продукциягә ясалачак. Чөнки без республиканы чит илгә хәләл продукция озатучы тәҗрибә рәвешендәге төбәк буларак күрсәтергә телибез, – диде урынбасар.

Рәсми мәгълүматларга караганда, 2023 елның беренче өч аенда гына да Татарстаннан Казахстан, Азәрбайҗан, Белоруссия, Үзбәкстан, Кытай, Вьетнам, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Кыргызстан кебек илләргә 3 миллион долларлык хәләл продукция озатылган.

Форум кунакларын башкала театр, музейларында да көтәләр. Җыен көннәрендә Камал театрында, мәсәлән, «Зәңгәр шәл»не күрсәтәчәкләр. Спектакль инглиз һәм гарәп телләренә дә тәрҗемә ителәчәк. «Казан Кремле» музей-тыюлыгы дивары үзе бер зур экранга әйләнәчәк. Биредә утлы тамаша күрсәтәчәкләр.

– Мәдәни чараларга теләге булган һәркем килә ала, – дип тә искәртте Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова. – Без җыен кунаклары өчен киңкырлы программа әзерләргә тырыштык. Гомумән алганда, әлеге чара безнең бай мирасыбыз белән горурлану өчен тагын бер мөмкинлек булып тора.

«KazanForum» белән бергә Казанда унөченче Бөтендөнья татар дин әһелләре форумы да узачак. Аның эшендә илнең 77 төбәгеннән 1 меңгә якын кеше катнашачак дип көтелә. Ә 21 майда Татарстан кунакларын Изге Болгар җыенында көтәләр. Билгеле булганча, быел халыкка үзенчәлекле күргәзмә тәкъдим ителәчәк: Болгар җиренә пәйгамбәребезнең (с.г.в.) ун ядкаре кайтарылачак. Бәйрәм чаралары иртәнге сәгать тугызда башлана.

– Кайбер делегация вәкилләре, изге җирдә басып дога кылу өчен, Казанга гаиләләре белән килә, – дип сөйләде Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров. – Без исә Татарстанда башкарылган эшләр белән тагын бер кат горурлана алабыз.

 

Эльвира Вәлиева

Фото: kazanfirst.ru


Фикер өстәү