“Безгә 25 чит илдән килерләр дип уйламаган да идек”

Казанда “РОСТКИ халыкара форумы төгәлләнде. Чара тәмам, ә менә Татарстанда утырткан “үсенте”ләрнең җимеш бирәсе алда әле. Тәүге җыенның уңышлы узуына да шикләнмиләр.

– Без Россия һәм Кытай башлыкларына төбәк дәрәҗәсендәге хезмәттәшлеккә ярдәм күрсәткәнәре өчен рәхмәтле. Әлеге шартларда “РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек” форумы күпсанлы юнәлешләр буенча уртак эшчәнлекне көчәйтү мөмкинлеген тәэмин итүче үзенчәлекле мәйдан булып тора, – диде Рөстәм Миңнеханов форумның икенче көнендә узган пленар утырышта.

Рәис билгеләп үткәнчә, Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия – Кытай хезмәттәшлеген үстерүгә үз өлешен кертергә тырыша. Ул республиканың Кытай провинцияләре белән имзаланган җиде килешүе һәм муниципаль берәмлекләр белән дә күпсанлы килешүләребулуын искәртте.

Узган ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан белән Кытай арасында сәүдә әйләнеш 1,6 миллиард доллар тәшкил иткән. Үсеш – 58 процент. “Әлеге күрсәткеч артуын дәвам итә, быелның беренче яртысында гына да ике арада 740 миллион сумлык товар сатылган”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Сүз уңаеннан, форум кысасында узган, матбугат очрашуында Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ел йомгаклары буенча әлеге күрсәткеч 2 миллион долларга җитәчәк дип тә фаразлады.

Ике ил арасында да сәүдә әйләнеше тотрыклы рәвештә үсештә.

Соңгы ике елда Россия белән Кытай арасында сәүдә әйләнеше ел саен өчтән бергә артып бара. Быелның җиде ае нәтиҗәләре буенча үсеш 30 проценттан да күбрәк тәшкил итә. Бу – быел ике арадагы сәүдә әйләнеше 200 миллиард долларлык чиккә җитәчәге һәм аннан да күбрәк булачагы турында сөйли, – диде форумның пленар утырышында катнашкан Россия икътисадый үсеш министры Максим Решетников.

Ул Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр яңа дәрәҗәгә чыгуын да әйтте. Бер генә сан: агымдагы елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләренә караганда, Россиягә чит илдән кертелгән товар күләме 79 процентка артан. Импортның 60 проценты диярлек машина техникасына туры килә.

Бу елның мартында ике ил җитәкчеләре хезмәттәшлекнең стратегик юнәлешләрен билгеләде, шул рәвешле, эшкә яңа тизлек бирделәр, – диде Максим Решетников.

Министр телгә алган очрашуның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын Талия Миңнуллина да әйтте.

Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин безнең илгә килгәч, Россия Президенты Владимир Путин һәм Си Цзиньпин икътисадый хезмәттәшлекне үстерүгә бәйле уртак белдерү белән чыгыш ясадылар. Алар шул исәптән, төбәкара хезмәттәшлекне үстерү турында да әйтте. «РОСТКИ» халыкара форумы әнә шул максатка ирешүне күздә тота. Шунысын да искәртик, форум ниндидер зур сәяси очрашулар урыны түгел, бу –бизнес өчен уңайлы мәйдан, – диде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.

Форум алдан фаразлаганнан уңышлырак килеп чыгуын да әйтте ул.

Җыенны оештырганда биредә 3 мең чамасы кеше катнашачак дип фаразлаган идек. Форумга рәсми рәвештә теркәлүчеләргә күз салсак, әлеге сан ике тапкыр зуррак. Халыкара җыенда илнең 58 төбәгеннән вәкилләр катнаша. Безгә 25 чит илдән килерләр дип тә уйламаган идек. Бу – Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр башка илләрне дәкызыксындыра дигән сүз. Шуңа күрә «РОСТКИ» һичшиксез үз җимешен бирәчәк дип уйлыйбыз. Тагын 2-3 елдан ул куәтле мәйданга әвереләчәк, – диде Талия Миңнуллина.

Максим Решетников Татарстан белән Кытай арасындагы хезмәттәшлекне югары бәяләде.

“РОСТКИ” элемтәләрне ныгыту һәм яңа проектлар башлап җибәрү өчен шәп мөмкинлек, – диде ул.


Фикер өстәү