Киләсе елда Казанга Си Цзиньпин килергә мөмкин

Кытай Халык Республикасы Рәисен Казанда узачак БРИКС илләре лидерлары форумында көтәләр. Бу хакта «РОСТКИ» халыкара форумында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте.

«Без әлеге гаять зур чарага әзерлек эшләрен алып барабыз. Кытай Рәисе Си Цзиньпин җитәкчелегендәге Кытай делегацияләренең биредә катнашуы иң югары дәрәҗәдә һәм нәтиҗәле узачак дип ышанам», — диде ул.


Фикер өстәү