Талия Миңнуллина Казанда узучы халыкара форумның әһәмияте турында әйтте

«Агымдагы елның мартында Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин безнең илгә килгәч, Россия Президенты Владимир Путин һәм Си Цзиньпин икътисадый хезмәттәшлекне үстерүгә бәйле уртак белдерү белән чыгыш ясадылар. Алар шул исәптән, төбәкара хезмәттәшлекне үстерү турында да әйтте. «РОСТКИ» халыкара форумы әнә шул максатка ирешүне күздә тота. Шунысын да искәртик, форум ниндидер зур сәяси очрашулар урыны түгел, бу — бизнес өчен уңайлы мәйдан», — диде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.

Форум алдан фаразлаганнан уңышлырак килеп чыгуын да искәртте ул. «Җыенны оештырган вакытта биредә 3 мең кеше катнашачак дип фаразлаган идек. Форумга рәсми рәвештә теркәлүчеләргә күз салсак, әлеге сан ике тапкыр зуррак. Халыкара җыенда илнең 58 төбәгеннән вәкилләр катнаша. Безгә 25 чит илдән килерләр дип тә уйламаган идек. Бу — Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр башкаларны да кызыксындыра дигән сүз. Шуңа күрә «РОСТКИ» һичшиксез үз җимешен бирәчәк дип уйлыйбыз», — диде Талия Миңнуллина.

Аның әйтүенчә, тәүге җыен бизнес өчен бик тә кирәкле икәнен раслады инде. «Тагын 2-3 елдан ул куәтле мәйданга әвереләчәк», — дип фаразлары белән уртаклашты Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.

Билгеле булганча, Татарстан Рәисе Россия-Кытай халыкара форумын ел саен үткәрергә тәкъдим итте.


Фикер өстәү