«РОСТКИ» форумы турында: «Безнекеләргә Кытай компанияләре белән эшләргә өйрәнергә кирәк, әле моңа әзер түгел»

7-8 сентябрь көннәрендә Татарстан башкаласында узган «РОСТКИ» беренче Россия-Кытай форумында 7 меңнән артык кеше катнашкан. Моңа кадәр оештыручылар 3 меңләп кеше катнашыр дип фаразлаган иде.

Форум нәтиҗәләре турында матбугат конференциясендә Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде.

– Без быелдан ук мондый зур кызыксыну булыр дип көтмәдек тә, ләкин бу – яхшы күрсәткеч, димәк, без барысын да дөрес эшлибез, – диде ул.

Әлеге форумда Россиянең 58 төбәге һәм Кытай Халык Республикасының 19 провинциясе вәкилләре катнашкан.

– Безгә Кытайдан 1 меңгә якын рәсми делегат һәм 1 меңгә якын студент килде, – дип искәртте Талия Миңнуллина.

Форум кысаларында 44 эшлекле сессия узган. Талия Миңнуллина сүзләренчә, делегатларда станоклар төзү, парламентара хезмәттәшлек, кече һәм урта бизнесның Кытай базарына чыгуы, киләчәк медицинасы кебек темалар аеруча кызыксыну уяткан.

Форум мәйданчыгында төрле юнәлешләр буенча 21 килешү имзаланган. Алар арасында мәгариф, эшмәкәрлек, инвестицияләр һәм башка юнәлешләр бар.

– «РОСТКИ» форумы Россия эшкуарлары өчен мөһим мәйданчыкка әверелде, анда алар Кытай компанияләре турында күбрәк белә алды һәм алар белән хезмәттәшлекне җайга сала алды, – диде Татарстанның сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев. – Кытай компанияләре белән эшләргә өйрәнергә кирәк. Бу бөтенләй башка караш, безнекеләр әле моңа әзер түгел. Үзара табыш алуга юнәлдерелгән инвестиция программалары булырга тиеш. Кытай ягының активлыгын һәм Россия эшкуарларының пассивлыгын билгеләп үтәсем килә. Форум файдалы булды, әмма әле эш күп булачак.


Фикер өстәү