Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәТатарстан Инвестицион советы тәкъдим ителгән сигез проектны хуплады

Бүген Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышында сигез инвестицион проект каралды. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Беренче булып «ТАНЕКО мотор ягулыкларының нефть химиясе юнәлешен һәм биокомпонентларын үстерү» проекты каралды. Түбән Кама муниципаль районында терефталь кислотасы һәм мотор ягулыкларының биокомпонентлары җитештерү заводы төзү күздә тотыла.

Аннары «Столбище авылы территориясендә яктылык-техник үзәк булдыру» (Лаеш муниципаль районы) инвестицион проекты тәкъдим ителде.

Өченчесе 2023-2027 елларга игенчелек һәм терлекчелек юнәлешләрендә «Красный Восток» агрохолдингының стратегик үсеше» проекты булды. Проект кысаларында ике элеватор (Алексеевск муниципаль районы), шулай ук берничә терлек азыгы үзәге төзү күздә тотыла.

Аннары утырышта катнашучылар «СПГ (сыекландырылган табигый газ) участогы белән күп ягулыклы автомобильләргә ягулык салу станциясе (МАЗС) төзү» проектын карадылар. Проектны гамәлгә ашыру урыны итеп Казан – Оренбург  автомобиль юлы участогы (Казан шәһәре) сайланды.

Әуннан соң «Әлмәт» индустриаль аграр паркын үстерү проекты (Әлмәт муниципаль районы) булды.

Һәм дә инвестор-компания «Татарстан Республикасының Теләче муниципаль районы территориясендә эре мөгезле терлек (сыерлар) үрчетү өчен 800 башка автоматлаштырылган ферма, фид-лотлар төзү» проектын тәкъдим итте.

Чираттагы инвестицион проект кысаларында «Теләче» сәнәгать паркы (Теләче муниципаль районы) территориясендә пластика калдыкларын эшкәртү буенча җитештерү оештырылачак.

Ахырда Тукай муниципаль районында җитештерү комплексы төзү проекты каралды.

Бүген тәкъдим ителгән барлык инвестицион проектлар ТР Инвестицион советы әгъзалары тарафыннан хупланды.

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «2021-2023 елларда Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышларында каралган инвестицион проектларны гамәлгә ашыру мониторингы» дигән нотык белән чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, соңгы ике елда Татарстанда инвестицияләр алдагы биш ел белән чагыштырганда шактый үсеш күрсәтә.

Талия Миңнуллина соңгы 5 елда муниципаль берәмлекләр буенча шәхси инвестицияләр кертү динамикасын тәкъдим итте. Ул тотрыклы үсеш күрсәтүче 5 районны билгеләде, бу — республиканың Арча, Балтач, Биектау, Менделеевск һәм Тукай районнары.

Гомумән алганда, 2012 елда Инвестицион совет оешканнан бирле 71 утырыш уздырылган, 214 инвестиция проекты каралган. Шуларның 53е гамәлгә ашырылган, тагын 117се төрле стадияләрдә, 44е берничә сәбәп аркасында тормышка ашырылмый калган.


Фикер өстәү