«Нәрсәдер эшли алуың, шуңа шөкер итә алуың, хәтта сулыш алуың – бәхет»

Бу сүзне мин беренче тапкыр әбидән ишеттем бугай. Еш әйтә иде. Бәрәңгене утыртып, яки алып бетерсәк тә, печән мәшәкатьләреннән котылсак та, утын-фәлән алып кайтсак та шуны кабатлый. Хәтта ниндидер ризык куеп, табынга утыртканда да теленнән төшерми: «Аллага шөкер!» – ди. Мондый вакытларда аның күзләрендә рәхмәт хисе, йөзендә балкыш хасил була, бар булмышын канәгатьлек били.

Асылын юньләп төшенеп җитмәгәч, миңа бу бераз сәер тоела. Олыларның шулай гел шөкер итеп, гел рәхмәт әйтеп торуы кызык бит инде бәләкәй кешегә. Ялагайлану сыман да тоела, гел шулай итеп Алла бабайның ачуын китерәдер дә кебек тоела. Бер карасаң, әйбәт тә шикелле. Әйбәттер инде ул, олы кеше белмичә эшләмидер… Шулай уйландырганы өчен хәтергә сеңеп калгандыр. Әбине искә төшергән саен аның Аллага шөкер иткәнен дә күз алдына китереп куям.

Хәзер үзебез дә олгаябыз, шундыйрак булып барабыз инде. Нәрсә эшләсәк тә, шөкер итәбез. Нәрсәдер бирсәләр дә, шөкер итәбез. Бирмәсәләр, алмаганнары өчен шөкер итәбез. Алсалар, алып бетермәгәннәре, бераз калдырганнары өчен. Өлкән яшьтәге кешенең гомере шулай гел шөкер итүдән генә тора икән.

Яшь вакытта алай булмыйсың бит… Була да алмыйсың. Чөнки сау-сәламәт, матур, гайрәтең ташып тора, алдыңда – тулы бер гомер. Кемгә карасаң, шуны гашыйк итәсең. Нәрсәгә тотынсаң, шул кулыңнан килә. Алда әле тагын күпме мөмкинлекләр көтә. Яшәгән саен тәҗрибәң арта, остарасың, буын ныгытасың. Синең алда буйсынмас үрләр юк та, булмас та сыман тоела.

Ләкин син бернигә дә шөкер итмисең. Киресенчә, син барысына да канәгатьсезлек белдерәсең. Мең гүзәл куеныңа керергә атлыгып тора, ә мең дә беренчесе бик сер бирми. Һәм бу уңышсызлык фаҗига кебек тоела. Бер тәүлек эчендә йөз төрле эш башкарасың. Йөзе дә менә дигән килеп чыга, тик йөз дә беренчесен эшләргә я вакытың, я көчең, я осталыгың җитми. Һәм син үзеңне булдыксыз итеп тоясың. Шундый вакытта рәхмәт әйтеп, шөкер итеп буламыни инде?! Алдыңда ниндидер мөһим вакыйгалар торганда кинәт авырып китәсең, я кайдандыр егылып төшәсең шунда, я кадакка басасың, я кулыңны сындырасың. Монысы да канәгатьләнергә ирек бирми торган бер начарлык, тормышның аяусызлыгы булып тоела. Чир ул әллә нигә бер генә, аз вакытка гына килсә дә, сагынып, колач җәеп каршылый торган нәрсә түгел бит инде. Үзен көчле, бар нәрсәгә сәләтле дип уйлаган вакытта кеше кечкенә уңышсызлыкларны да авыр кичерә. Бу аңа гайре табигый хәл булып тоела. Шуңа күрә, аның яшь, матур һәм көчле чаклары шөкер итмичә, рәхмәт әйтмичә уза.

Олгайгач, киресенчә икән. Кояшыңның түбәнәюен дә, шәүләңнең озынаюын да сизмисең бит инде. Барысы да элеккечәдер, берни дә үзгәрмәгәндер кебек тоела. Олгаю да шулай килә. Үзеңне элеккедәй тоеп, нәрсәнедер күтәрергә маташып карыйсың – килеп чыкмый. «Һи, мин бу эшне өч минутта эшләп ташлыйм», – дип тотынганың өч көнгә сузыла. Аннан соң тагын өч көн буена бөтен тәнеңнең сызлавына ухылдап йөрисең. «Элек елмаешып янда бөтерелгән кыз-кыркын кая китеп бетте соң әле?» – дип тирә-ягыңа күз саласың да көзгегә күзең төшә һәм дертләп китәсең. Матурлык кешенең тиресе астында була икән, ул эреп беткәч, тән тиресе бушаган капчыкка охшап кала, шәлперәеп төшә.

Бәхеткә, адәм баласы барысына да күнегә. Син дә күнегәсең. Ямьсезлегеңә дә күз өйрәнә, авыруларга да, хәлсезлеккә дә. Хәзер инде үз көчеңне чамалап кына тотынасың. Теләкләрнең дә, хыялларның да үзең күтәреп йөртерлеген генә калдырасың.

Картлык шөкер итеп яшәү өчен искиткеч шәп шартлар тудыра икән. Көн дә сызлаган аяк-кулларың берәр сәгать кенә тынып торса, бу – могҗиза. Аллага шөкер! Яшьлегеңдә өч минутта башкарган эшеңне өч көндә аткарып чыга алсаң да – могҗиза. Син инде үз чамаңны үзең белеп торасың, шуңа һәр уңышың өчен сөенәсең. Аллага шөкер!

Нәрсәдер эшли алуың, шуңа шөкер итә алуың, хәтта сулыш алуың – бәхет. Алу белән бирү бер түгел бит инде… Аллага шөкер… Бары тик аяк астында буталып йөргән оныкларың гына вакыт-вакыт сәер караш ташлап куя…

Марат Кәбиров


Фикер өстәү