Диспансеризация. 15 мең йөрәк авыруы, 2 меңләп яман шеш очрагы ачыкланган

15 мең йөрәк авыруы, 2 меңләп яман шеш очрагы. Быелгы диспансеризация барышында республика халкында әнә шулкадәр авыру тапканнар. Һәр ун кешенең берсендә исә теге яки бу чир килеп чыгу куркынычы барлыгын ачыклаганнар. Елның-елында телдән төшмәгән диспансеризациянең ни дәрәҗәдә мөһим тикшеренү икәнен аңлау өчен шушы саннарга күз салу да җитә, ди белгечләр.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактик ярдәм һәм сәламәтлек саклау бүлеге башлыгы Елена Хафизова сүзләренә караганда, 18–39 яшь аралыгындагы кешеләр – өч елга бер, ә 40 яшьтән узганнар һәр ел саен диспансеризация тикшеренүе узарга тиеш. Быел республикада 800 мең кеше табибка күренгән. Ел ахырында бу сан 2,3 миллионга җитәргә тиеш.

– Диспансеризация барышында йөрәк, кан тамыры авыруларының күбесенең кан басымы югары булу аркасында килеп чыкканы ачыкланды. Яман шеш очракларының күбесе башлангыч стадиядә табылды, – дип ачыклык кертте Елена Хафизова.

Яман шешнең барлык төрләре арасында тире, эчәклек, сөт бизләренә бәйле булганнары ешрак очрый. Шуларның яртысы диспансеризация вакытында ачыклана. Аерым алганда, диспансеризация программасы кысасында каралган скрининг технологияләре ярдәмендә сөт бизләре, аналык муентыгы, мәни бизе, эчәклек яман шешен 1–2 стадиядә чакта ук ачыкларга мөмкин.

– Яман чир вакытында сызлау, авырту кебек билгеләр чир инде яхшы ук азганда гына сизелә башлый. Диспансеризация эшне шуңа җиткермәс өчен кирәк тә инде. Безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе – тикшеренүне кирәксенмәгән, авыруны азындырганчы йөргән кешеләр. Бу очракта без дә әллә ни ярдәм итә алмыйбыз, – ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов.

Яшерен-батырын түгел, диспансеризация уза алмавын күпләр вакыт җитмәү, эштән китә алмауга сылтый. Закон нигезендә исә эш бирүче диспансеризация узган өчен түләнә торган ял көне бирергә тиеш. 40 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләргә ул елга – бер, пенсия һәм пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләргә ике мәртәбә бирелә. Калганнар аны өч елга бер мәртәбә ала. Диспансеризацияне кичке якта яки шимбә көнне дә узып була.

Диспансеризация вакыты җитмәгән кешеләр исә профилактик тикшеренү дә уза ала. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган ел мондый мөмкинлектән республикада яшәүче халыкның яртысыннан артыгы (55,4 процент) файдаланган.

 

Белеп тор!

Диспансеризация ике этапта уза.

Беренче этап

– Иң элек кешедән диспансеризация үтү өчен ризалык алына. Аннан ул анкета тутыра. Анда ул үзенең яшәү, туклану рәвеше, начар гадәтләре, нәселдан килгән авырулары турында яза.

– Алга таба буй, авырлык, бил әйләнәсе үлчәнә. Кан басымы тикшерелә. Кандагы глюкоза һәм холестерин дәрәҗәсе карала.

– 60 яшьтән узганнарның күз басымы үлчәнә. 36 яшьтән олы ир-атлар, 45 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар ЭКГ үтә. 30–60 яшьтәге хатын-кызлар яман шеш куркынычы булу-булмауны ачыклау өчен, мазок тапшыра. 39 яшьтән узган хатын-кызларга маммография үтәсе.

– Тизәк анализы (яшерен кан булу) тикшерелә. Ир-атларга ПСА анализы бирәсе.

– Барлык кешегә да флюорография узу каралган.

Икенче этап

– Кешедә теге яки бу чир барлыгы турында шик туса, ул тагын да җентеклерәк тикшеренү узарга тиеш. Мәсәлән, баш миенең кан йөреше шик тудырса, неврологка күренәсе булачак. Ир-атларда ПСА күрсәткече артык икән, кичекмәстән урологка яки хирургка күренү кирәк. Тизәктә яшерен кан күренсә, колопроктолог яисә хирургка юллама бирелә. Тын юллары авыруларына шик булганда, спирометрия (ФВД) уздырыла. Маммографиядә яки гинекология мазогы анализында үзгәрешләр барлыгы ачыкланса, гинекологка барасы. Беренче этапта үзгәрешләр булса, ЛОР табибы, күз табибларына да күренәсе була.

– Шуннан соң гына участок табибына барасы. Ул өстәмә тикшеренү үтү өчен табибларга юллама бирегә мөмкин. Берар җитди авыру ачыкланса, үзең беркетелган участокта диспансер күзәтүгә алынып, даими рәвештә уз участок табибыңа күренеп торырга кирәк булачак.

Динә Гыйлаҗиева

Фото:  ooo-ado.ru

 


Фикер өстәү