13 октябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара бәла-казаларның куркынычлылыгын  киметү көне

1989 елның 22 декабрендә БМОның Генераль ассамблеясы резолюциясе белән гамәлгә куела. 2009 елда бу көнне 13 октябрьдә билгеләп үтәргә карар кылына.

Халыкны төрле бәла-казалардан саклау – дөньядагы барлык илләр эшчәнлегендә төп юнәлеш. БМО мәгълүматлары буенча, табигать бәла-казалары 1970 елдан бирле дүрт тапкыр арткан. Шул сәбәпле миллионлаган кеше туып үскән илләрен ташлап китәргә мәҗбүр.

 

Россия Хәрби флотының гидрографик хезмәтенә нигез салына

1827 елның 13 октябрендә генерал-гидрограф идарәсе төзелә, ул Россия Хәрби флотының гидрографик хезмәтенә нигез сала. Беренче генерал-гидрограф  вице-адмирал Гавриил Андреевич Сарычев (1763-1831) була.

1837 елда Идарә Гидрография департаментына үзгәртелә. 1885 елда аның нигезендә диңгез министрлыгы каршында баш гидрография идарәсе төзелә.

Хәзерге вакытта навигация иминлеген саклау өчен җаваплылык Россия Федерациясе Оборона министрлыгының навигация һәм океанография идарәсенә йөкләнгән. Ул навигация-гидрографик, гидрометеорологик һәм топогеодезия белән тәэмин итү системаларын тиешле дәрәҗәдә саклауны башкара.

 

Ак йорт

231 ел элек Вашингтонда АКШ президентының булачак резиденциясенә нигез салына. Ул «Ак йорт» атамасы ала. Төзелеш өчен участокны АКШ президенты Джордж Вашингтон сайлый. 1791 елны иң яхшы проектка бәйге игълан ителә. Анда Америка архитекторы Джеймс Хобэн җиңеп чыга. Төзелеш 8 ел дәвам итә. 1800 елда анда иң беренче булып  икенче президент Джон Адамс һәм аның гаиләсе яши.

 

Нуленче меридиан

Озак вакыт төрле илләрнең карталарында нуленче меридианнарны төрле урыннарда, мәсәлән, Лиссабонда, Парижда, Ферро утравында очратырга мөмкин булган. 1884 елның 13 октябрендә Халыкара килешү кабул ителә, аның нигезендә Гринвич меридианы нуленче дип санала башлый.

Гүзәл Әхмәтҗанова


Фикер өстәү