Лаешта Гавриил Державин исемендәге Республика премиясен тапшырдылар

Бүген республикада шагыйрь һәм күренекле дәүләт эшлеклесе Гавриил Державинның 280 еллыгынбилгеләп үттеләр. Тантаналы чаралар шагыйрьнең туган ягы Лаеш районында да узды. БиредәГавриил Державин исемендәге Республика премиясен тапшырдылар.

Республика премиясе Державинның үзе кебек әдәбиятны һәм хокукны берләштерә. Ул әдәбият өлкәсендәге аеруча әһәмиякә ия әсәрләр иҗат иткән язучылар, шагыйрьләр, тәрҗемәчеләр һәм юриспруденция өлкәсендәге фәнни тикшеренүләр алып барган юристларга бирелә. Премиянең күләме – 200 мең сум.

Державин премиясе быел «Казан журналистикасы тарихы турында очерклар (1758-1918)» китабы өчен журналист, документаль телефильмнар авторы Айрат Бик-Булатовка тапшырылды.Җиңүчене Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева бүләкләде.

Гавриил Романович Державин – Россия юриспруденциясе, мәдәнияте һәм әдәбияты үсешенә зур йогынты ясаган шәхес. Килгән эшләрнең елдан-ел яңача яңгыравына, җитдирәк була баруын күрүемә шатмын. Алар укучылар тарафыннан зур игътибарга лаек. Гавриил Романович Державинның шигырьләре, ул яраткан, сакларга тырышкан һәм бик хөрмәт иткән ил даны турында одалары һәр тарафта яңгырасын, дип сөйләде Премьер-министры урынбасары.

«Меңгә якын бит хезмәт туган ягыма – кадерле Татарстаныма бүләк». Айрат Бик-Булатов үзенең китабы турында әнә шулай диде.

Республиканың шушы эшемне күрүен бик теләдем. Меңгә якын бит хезмәт туган ягыма – кадерле Татарстаныма бүләк. Бездә журналистиканың күренекле тарихы, бай мирасыбыз бар. Ләкин аны бик аз кеше белә һәм мин бу турыда халыкка күбрәк җиткерергә телим.Барыгызга да бик зур рәхмәт!, диде ул бүләкләүдән соң.

Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова үз чыгышында Лаеш халкы үзенең бөек якташын һәрвакыт горурланып искә ала, дип билгеләп үтте.

Гавриил Державин – игелек, дөреслек һәм намуслык үрнәге. Бөек шагыйребез турындаистәлекне буыннан-буынга тапшыру бик мөһим. Без һәрвакыт аның үзенчәлекле сыйфатларыняшьләребез өчен үрнәк итеп куябыз. Районда күп объектлар Гавриил Романович Державин исемен йөртә. Аның хезмәтләре һәм тырышлыклары дөнья мәдәнияте хәзинәсенә кергән. Без горурланабыз, хөрмәт итәбез һәм хәтерлибез, диде Татьяна Борһанова.

Бу көнне Лаешта Гавриил Державин исемендәге яңартылган музей да ачылды. Ул «Мәдәният»илкүләм проекты кысасында гамәлгә ашырылган. Музей директоры Фәридә Мортазина яңартылган бинаның заманча җиһазландырылуын билгеләп үтте.

Музейны яңа технологияләр кулланып, заманча җиһазландырырга тырыштык. Ул Лаеш районы тарихы белән танышырга теләгән мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итсен иде, диде Фәридә Мортазина.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү