Татарстан юлларында кеше үлеменә китергән аварияләр саны кимегән

Быелның беренче 6 аенда республикада кеше үлеменә китергән юл һәлакәтләре саны кимегән. Бу хакта юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Хөкүмәт комиссиясенең күчмә утырышында әйттеләр. Утырышны Премьер-министр урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Шамил Гафаров уздырды.

6 айда республика юлларында 1510 авария булган. Аларда 114 кешенең гомере өзелгән, тагын 1826сы имгәнгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда аварияләр – 43кә арткан, ә һәлак булучылар 14 кешегә, имгәнүчеләр 8гә кимегән.


Фикер өстәү