Кыйммәткә төшә шешә: рульгә исерек килеш икенче мәртәбә утыручыларны «сюрприз» көтә

Сәбәбе куркыныч саннарга бәйле. ЮХИДИ инспекторлары быел илдә исерек килеш транспорт белән идарә итүнең 370 мең очрагын ачыклаган. Хокук сакчыларына халык та булыша икән. Салмыш кешенең рульгә утыруы турында полициягә 16,5 мең хәбәр килгән. «Андыйларны вакытында туктатмасалар, куркыныч аварияләр тагын да күбрәк булыр иде», – диде Россиянең эчке эшләр министры Владимир Колокольцев узган атна ахырында «Россия 1» каналына әңгәмәсендә.

Гамәлдәге кагыйдәләр буенча, салмыш килеш рульгә утырган кешегә 30 мең сум күләмендә штраф салалар. Моннан тыш, 1,5–2 елга «права»сын алалар. Икенче тапкыр эләксә, штраф күләме 200–300 мең сум булырга мөмкин. Мәҗбүри эшкә хөкем итү, хәтта ирегеннән мәхрүм итү кебек җәзалар да бар.

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, быелның 9 аенда республикада исерек йөртүчеләр гаебе белән 274 авария булган. 47 кешенең гомере өзелгән, тагын 388е имгәнгән. 10300 кешенең салмыш килеш рульгә утырганы ачыкланган. 881е икенче тапкыр эләккән. Сүз уңаеннан, саннарның икесе дә узган елгыдан күбрәк. Бу әле инспекторларга эләккәне генә.

Россия Автомобиль ияләре федерациясенең Татарстандагы вәкиле Рамил Хәйруллин исерек йөртүчеләрне машинасын алдыру фикере белән килешә.

– Андый тәкъдим бер генә булмады инде. Әлегә кабул итмәделәр. Гамәлгә кертелә икән, зыяны булмас. Әмма бер шарт белән: гаеплеләрнең барысына да җәза бер булырга, эләккән кешенең кем булуына карап тормаска тиешләр, – ди тәҗрибәле йөртүче. – Гадәттә мондый фикерләр ниндидер җитди, халыкның игътибарын җәлеп иткән вакыйгадан соң була. Хәтерләсәгез, җәй буе Мәскәүдә танылган актер Ефремов гаебе аркасында булган авария турында сөйләштек.

Рамил Хәйруллин фикеренчә, бүгенге кагыйдәләр дә исерекләргә каршы җитди көрәш алып барырга мөкинлек бирә.

– Әмма алар нәтиҗәле итеп кулланыламы соң? Әле берничә еллар элек кенә эшкә барып җиткәнче һәм борылышта тикшерәләр иде. Хәзер юлда инспекторлар күргәнегез бармы? Кем ничек тели, шулай йөри. Куркыта, әлбәттә, – ди ул. – Шуңа күрә халык исерек йөртүчеләр турында полициягә хәбәр итә икән, моның бер гаебе дә юк. Элегрәк башкача уйлыйлар иде, хәзер җәмгыять үзгәреп бара. Халык тирә-яктагыларның иминлеге турында күбрәк уйлый башлады. Әлеге дә баягы шау-шушы вакыйгалар да йогынты ясамый калмагандыр.

Госавтодорнадзор оешмасының Татарстан буенча дәүләт баш инспекторы вазыйфасын башкаручы Радик Рамазанов исерек йөртүчеләргә каршы көрәштә Швеция тәҗрибәсен искә төшерә.

– Моннан 10 еллар чамасы элек бу илгә «алкойозак» куллану тәҗрибәсен өйрәнергә барган идек. Ничек эшлиләр? Кеше исерек килеш эләгә икән, ул кабат салган килеш утырмаска вәгъдә итә һәм машинасына «алкойозак» урнаштыралар. Шул рәвешле төзәлергә мөмкинлек бирәләр. Бездә бит инде андый җиһазларга ышанып бетмәүчеләр дә бар. Ә чынлыкта бик нәтиҗәле эшли. Әйтик, юлда барганда система кинәт кенә рульдәге кешенең сулышын тикшерергә мөмкин, – дип сөйли заманында Татарстанның ЮХИДИ идарәсендә хезмәт иткән җитәкче. – Андый системаны үзебездәге мәктәп автобусларына урнаштыру мөмкинлеген тикшерә башладык. Инде мәсьәлә хәл ителгән иде. Әмма ахырына кадәр эшләнеп бетмәде.

Марат Низамов 15 ел дәвамында такси хезмәтендә акча эшли. Кыскасы, юлда төрлесен күргәне бар. Ул да исерек йөртүчеләргә карата кырыс җәза бирү ягында. Әмма халык нинди – йөртүчесе дә шундый, дигән фикердә.

– Мин рәсми саннар белән таныш түгел. Әмма үзем күргәннән шуны әйтә алам: элек салмыш килеш рульгә утыруга җиңелчәрәк карыйлар кебек иде. Ә бит инспекторлар да күбрәк иде. Хәзер ЮХИДИ хезмәткәрләре саны кимеде. Миңа калса, кагыйдә бозарга теләүчеләр дә кимегәндер. Беренчедән, беркемнең дә «права»сыз каласы килми. Чөнки тормышта тизлек артты, барысына да тыз-быз йөрергә кирәк. Икенчедән, эчү мәсьәләсенә башкачарак карый башладылар. Мин моны таксига утырып йөрүчеләрне күреп әйтәм. Хәзер салмыш килеш рульгә ике төрле кеше генә утыра ала: артык «кыю»лар һәм акылсызлар.

ФИКЕР

Шамил Гаффаров, Татарстан Премьер-министры урынбасары:

– Исерек йөртүчеләрне ай буе җирле телевидениедән күрсәтергә кирәк. Күршеләре дә, туганнары да, дуслары да, хатыны белән балалары да күреп торсын.


Фикер өстәү