Фәрит Мөхәммәтшин Казахстанның Казандагы Генераль консулын дипломатик вәкиллекнең юбилее белән котлады

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Ерлан Искаковка Генераль консуллык ачылуга 10 ел тулу уңаеннан котлау телеграммасы җибәрде.

«Консуллык дипломатик корпусының Казахстан белән Татарстан арасында һәрьяклап хезмәттәшлекне, үзара файдалы сәүдә-икътисадый элемтәләрне киңәйтүгә, кардәш халыкларның хезмәттәшлегенең мәдәни һәм гуманитар үлчәмнәрен тирәнәйтүгә юнәлдерелгән күпкырлы эшчәнлеге Россия-Казахстан күршелек мөнәсәбәтләре кысаларында Казахстан Республикасы һәм Татарстан Республикасының чын мәгънәсендә ышанычлы партнерлыгын үстерүгә зур өлеш кертә», – диелә телеграммада.

Дипломатларның Казахстанның Идел буе төбәгендә бизнеска, мәдәниятләрне һәм рухи мирасны үстерүгә зур өлеш кертүләренә ышануларын белдереп, Фәрит Мөхәммәтшин Генераль консуллыкның барлык хезмәткәрләренә сәламәтлек һәм иминлек, яңа казанышлар һәм уңышлар тели.


Фикер өстәү