Минтимер Шәймиев Казахстанның Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков белән очрашты

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Казахстан Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Ерлан Искаков очрашты.

Минтимер Шәймиев казах дипломатын яңа вазифага керешүе һәм Татарстандагы эшчәнлеге башлану белән котлады, аңа уңышлар теләде. Ул Казахстан белән Татарстан арасындагы актив хезмәттәшлекнең традицон рәвештә Россия-Казахстан мөнәсәбәтләренең дә ныгуына китерүен әйтте, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы 2012 елда ачылды. Быелның сентябрь аеннан Казахстанның Генераль консулы вазифасына Ерлан Узанович Искаков кереште. Моңа кадәр ул Алматы шәһәрендә Казахстан Республикасының Чит ил эшләре министрлыгы Вәкиллеге җитәкчесе булып эшләгән.

Ерлан Искаков Минтимер Шәймиевка үзен җылы кабул итүе һәм Казахстан Республикасы белән Татарстан Республикасы арасындагы күпкырлы һәм динамик хезмәттәшлеккә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде.

Әңгәмә барышында Дәүләт Киңәшчесе һәм Казахстанның Казандагы Генераль консулы мәдәният, мәгариф, телне һәм тарихи мирасны саклап калу өлкәсендәге уртак проектларның мөмкинлекләре турында сөйләште.


Фикер өстәү