Фәрит Мөхәммәтшин Казахстанның Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков белән очрашты

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстанның Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков белән очрашты. Парламент башлыгы Рәисе Россия белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлек кысасында парламентара элемтәләрне үстерүгә ышаныч белдерде.

Яклар шулай ук хезмәттәшлекне киңәйтү һәм аның яңа формаларын эзләү буенча фикер алышты.
“Татарстан белән Казахстан арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр, нык сәүдә-икътисади һәм гуманитар элемтәләр урнашты, – дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Казахстан Татарстанның чит илләрдәге төп партнерларыннан берсе булып тора. Хезмәттәшлегебез елдан-ел киңәя”.
Ерлан Искаков күпкырлы хезмәттәшлеккә юнәлдерелгән уртак проектларны тормышка ашыруга төрле яклап ярдәм күрсәтеп килүе өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Быел Караганда өлкәсендә Казахстанның яңа производствосы ачылган – KamaTyresKz компаниясенең тәүге автомобиль шины конвейердан төшкән. Предприятиенең 2024 елда проектта каралган егәрлеккә чыгуы көтелә.
Ерлан Искаков әйтүенчә, быел шулай ук мәдәни проектлар да тормышка ашырылган. Аерым алганда, сентябрь аенда Әстерханда, Казан һәм Мәскәүдә Казахстанның Россиядәге Мәдәни көннәре узган. Быел танылган казах драматургы Мохтар Ауэзов әсәрләренең татар теленә тәрҗемә ителүе шәхсән минем өчен иң мөһим мәдәни проектларның берсенә әйләнде, – дип билгеләп үтте Генераль консул. – Бик күптән – инде 1981 елда Абай хезмәтләре татар теленә күчерелгән иде. Хәзер бөтен татар дөньясы казах драматургиясе остасының иҗаты белән таныша ала”.
Ерлан Искаков Фәрит Мөхәммәтшинга Мохтар Ауэзовның татар теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре җыентыгының бер нөсхәсен тапшырды. Казахстанның Генераль консулы Фәрит Мөхәммәтшинны шулай ук дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырылуга 30 ел тулу хөрмәтенә истәлек монетасы белән бүләкләде.


Фикер өстәү