Казанда яшәүче күп балалы гаиләгә торак шартларын яхшырту өчен 2 миллион сумнан артыграк акча биргәннәр

Сидоровлар шушы акчага Салават Күпере микрорайоныннан өч бүлмәле фатир сатып алганнар.
Казанда яшәүче күп балалы гаиләгә “Казанның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү” программасы буенча 2 миллион 260 мең сум акча биргәннәр. Сидоровлар шушы акчага Салават Күпере микрорайоныннан өч бүлмәле фатир сатып алганнар.

Людмила һәм Владимир Сидоровларны һәм аларның дүрт баласын яңа фатир белән Казан башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов һәм яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков котлаган.
Людмила әйтүенчә, нәни балалары белән алар озак вакытлар буе 20 “квадратлы” коммуналь фатирда яшәгәннәр. Менә хәзер программа ярдәмендә элекке торакларыннан дүрт тапкыр зуррак иркен фатирга күченүгә ирешкәннәр.
Быел “Казанның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү” программасында катнашучыларга түләү өчен федераль һәм республика бюджетыннан 22,9 миллион сум акча юлланган. Программада катнашуның төп шартларыннан берсе – торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булу. Гаиләнең һәр әгъзасына торакның гомуми мәйданыннан 12 квадрат метрдан кимрәк туры килергә тиеш.


Фикер өстәү