Казанның Дәрвишләр бистәсендә 12 яшьлек кыз югалуы турында хәбәр иткән идек.
Кыз музыка мәктәбенә киткән җиреннән өенә кайтмаган булган. Аны әти-әнисе һәм башкала халкы эзләде. Бәхеткә, кыз исә-имин килеш табылган.
Аның ни өчен югалып торуы турында әлегә бернинди мәгълүмат та юк. Хәзер әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat