Казанда Татарстан агросәнәгать комплексында эшләүче яшь белгечләр арасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсы узачак

21–22 декабрьдә Казанда Татарстан агросәнәгать комплексында эшләүче яшь белгечләр арасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» республика һөнәри осталык конкурсы узачак. Конкурска гаризалар кабул итү 15 декабрьгә кадәр дәвам итә.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов әйтүенчә, авыл хуҗалыгы тармагында 3 меңләп эшче кадрларга ихтыяҗ бар.

– Шәһәргә укырга китүче яшьләрнең күбесе, кызганыч, кире авылга кайтырга теләми. Бүген агросәнәгать комплексы һәм икътисад өлкәсендә 70 меңнән артык кеше хезмәт куя. Тик республика кадрларга кытлык кичерүен дәвам итә, – ди министр урынбасары.

Саннар белән әйткәндә, республикага 96 агроном, 73 зоотехник, 133 ветеринария табибы, 69 инженер һәм 760 (!) механизатор кирәк.

– Безгә эшче һөнәрләрнең абруен арттыручы проектлар кирәк. Әлеге конкурс та шундый проектларның үрнәге булып тора. Анда катнашучы яшь һәм актив белгечләрне күзәтеп, без агросәнәгать комплексының киләчәге бар икәнен күрәбез, – ди Марсель Мәхмүтов.

Эшләгән кешегә эш җитә, мөмкинлекләр дә күп. Моны матбугат очрашуында кат-кат искәрттеләр. Марсель Мәхмүтов агросәнәгать комплексында эшләүче яшьләр өчен финанс ярдәме турында сөйләде.

– Министрлык эшче һөнәрләргә кадрлар җәлеп итү буенча төрле чаралар күрә. Әйтик, югары уку йортларын тәмамлаучы яшь белгечләргә – 300 мең сум, техникумнарны тәмамлаучылар өчен 150 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие түләү каралган. Ел дәвамында хезмәт хакына 7500 мең сум күләмендә айлык өстәмә түләү дә бар, – диде министр урынбасары.

Эштән тыш, яшь аграрийларга торак мәсьәләсе дә мөһим. 2020 елдан республикада «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Аның буенча эшче яшьләр социаль түләүләр, наемга торак һәм яшьләр арасында аеруча популяр булган авыл ипотекасын ала алалар.

Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков яшь гаиләләр өчен торак шартларын яхшырту өчен ярдәм итү чаралары турында әйтеп узды.

– Күпбалалы яшь гаиләләр өчен торак шартларын яхшырту буенча федераль программа эшли. Без ел саен 50дән артык гаиләгә торак алу өчен түләүсез дәүләт ярдәме күрсәтәбез. Киләсе елда мондый ярдәмне 70тән артык гаилә алачак. Аларның 70 процентка якыны – авыл, район үзәкләрендә яшәүче гаиләләр, – диде ул.

Ринат Садыйков фикеренчә, «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсы кебек проектлар эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм аларның абруен күтәрүдә бик мөһим роль уйный.

– Авыл җирлекләрендә яшәүче һәм анда хезмәт куючы яшьләр белән шөгыльләнергә кирәк. Бу республика буенча – 230 меңнән артык кеше. Безнең өчен мондый мисалларны табу һәм аларга һәрьяклап булышу бик мөһим, – диде министрның беренче урынбасары.

«Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк-иҗтимагый оешмасы рәисе Диләрә Шувалова конкурс шартлары белән таныштырып узды.

Аның сүзләренчә, бәйгедә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге агросәнәгать комплексында эшләүче яшьләр катнаша ала. Аларның кимендә бер еллык эш тәҗрибәсе булырга тиеш. Хисапчылар өчен бу – 5, ә ветеринария табиблары һәм агрономнар өчен – кимендә 3 ел.

– Узган елны бәйгедә катнашу өчен 363 гариза килде. Быел бу санны куып җитәрбез дип уйлыйм. Призлы урыннарны алучылар 10, 8 һәм 6 мең күләмендә акчалата приз белән бүләкләнәчәк. Беренче урынны яулаучылар чит илләрдә яки ил субъектларында стажировка узу мөмкинлегенә ия булачак, – диде Диләрә Шувалова.

Әлеге бәйгенең «Иң яхшы машина белән сыер саву операторы» номинациясе җиңүчесе Анна Федотова Балтач районының Урта Көшкәт авыл җирлегендә яши. Унберенче ел «Дуслык» хуҗалыгында эшли.

– Әлеге конкурс ярдәмендә мин Хорватиядә булып кайттым. Бу минем чит илгә беренче сәяхәтем иде. Машина белән сыер саву операторы хезмәте яшьләр өчен кызыклы эш түгел. Шуңа безнең өчен республика тарафыннан игътибар аеруча кадерле. Үземне, сәләтләремне күрсәтү генә түгел, үз һөнәрем белән горурлану мөмкинлеге өчен дә рәхмәтлемен, – диде ул.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү