Бер ана күкрәк баласы янәшәсендә йокыга китеп, нарасыйны гәүдәсе белән каплап үтергән

Башкортстанның Учалы шәһәрендә бер ана нарасые янәшәсендә йокыга китеп, аны гәүдәсе белән каплап үтергән. Аңа карата саксызлык белән үлемгә китерү турында җинаять эше кузгатылган. Шушы көннәрдә җирле суд ваемсыз анага хөкем карары чыгарачак. Бу хакта NewsBash судның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Әлеге коточкыч хәл узган елның декабрь аенда булган. Ана, имезгәч, сабыен караватына илтеп салмаган, бәлки янәшәсендә үк йокыга талган. Нәтиҗәдә ул гәүдәсе белән нарасыеның авызын һәм борынын каплаган. Бала сулыш җитмәүдән һәлак булган.

Судта хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныган. Аңа бер елга ирегеннән чикләү билгеләнгән.


Фикер өстәү