«Апуш»лар икенче мәртәбә тамашачы алдында имтихан тотты

«Апуш» балалар татар театр студиясе икенче спектаклен күрсәтте. Нәни артистлар Йолдыз Шәрәпованың «Зоопарк-әлифба» әсәре буенча куелган тамаша тәкъдим иттеләр.

Инсценировка авторы — Хәбир Ибраһимов.

Спектакль квест рәвешендә бара. Төп геройлар – игезәкләр Илназ һәм Гөлназ апалары белән «Зоопарк-әлифба» дигән серле квестка эләгә һәм, төрле сынаулар аша узып, 38 җәнлек, кош-корт белән таныша.

«Апуш» балалар татар театр студиясе Казан Мэры патронажы астында быелның февраль аеннан эшли башлады. Шәкертләр сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте, актерлык осталыгы, вокал дәресләренә атнага өч тапкыр йөри. Студиянең төп максаты – укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, яшьләрнең иҗади сәләтләрен ачу, милли мәдәниятне үстерү.


Фикер өстәү