Кариев театры «КАРАШ» инсценировка мәктәбен оештыра

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры беренче мәртәбә инсценировка мәктәбе оештыра. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«КАРАШ» инсценировка мәктәбе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла.

Мәктәп эшчәнлеге берничә этаптан торачак. 12-18 нче июньдә узачак беренче этапка катнашучылар Экспертлар советы тарафыннан гариза һәм эссе нигезендә сайлап алыначак. 18 яше тулган авторлар karash_kariev@mail.ru почтасына анкета-гариза формасында үзләре турында мәгълүмат җибәрергә тиеш. Гаризалар 5 нче июньгә кадәр кабул ителә.

Беренче этап драматургия теориясенә һәм нигезләренә багышлана. Катнашучылар теорияне махсус биремнәр һәм мөстәкыйль эшләр белән ныгытып барачак.

Икенче этапта катнашучылар һәм финалистлар бу елның көзендә билгеләнә. Алар Анастасия Букреева җитәкчелегендә классик әсәр белән эшләячәк. Нинди әсәрнең сайлануы инсценировка мәктәбенең барышында билгеле булачак.

Мәктәп эшчәнлеге ике телдә (татар һәм рус телләрендә) алып барылачак. Кариев театры финалга үткән инсценировкаларны үз сәхнәсендә куярга да, башка театрларга тәкъдим итәргә дә хокуклы.

Театр директоры Луиза Шарова(Янсуар) сүзләренчә, яшь тамашачы театры буларак, театр балалар һәм үсмерләр өчен тәгаенләп иҗат ителгән драматургиягә бик мохтаҗ. Бигрәк тә – милли сәхнә өчен мәктәп дәреслекләренә кергән классик прозага инсценировка ясый алырдай, режиссер белән бергә иңгә-иң торып эшли алырдай яшь драматургларга.

— Классика белән эшләү зур потенциал һәм сәләт кенә түгел, ә сабырлык, үҗәтлек, бай эрудиция дә сорый. Һәр драматург та балалар өчен язарга, нәни аудиториянең үзенчәлекләрен өйрәнергә атлыгып тормый… Бу – бер безнең генә дә проблемабыз түгел, ә гомумән милли театрларга хас күренеш дип беләбез. Әлбәттә, рус телле театрлар алдында мондый мәсьәлә кискен тормый, — ди директор. — Бәлки, бу проект беренче елларында ук үз нәтиҗәләрен бирмәс, без өр-яңа исемнәр ача да алмабыз (андый шик бар), әмма аның программасын узган авторлар, нәрсә генә булмасын, драма язу кануннарын үзләштерәчәк. Бәлки, алар киләчәктә театрга килерләр… Ә инде Яшь тамашачы театры белән эшли алырдай яңа авторлар барлый, аларга бушлай нәрсә дә булса өйрәтә алабыз икән, димәк, без үзебез өчен дә, башка милли театрлар өчен дә потенциаль кадрлар үстерәбез, дигән сүз. Уздырып карамый торып, булдыра алабызмы, юкмы икәнен әйтеп булмый.

Тулырак мәгълүмат белән театрның рәсми сәхифәләрендә танышырга мөмкин.


Фикер өстәү