Владимир Путин юлларда камералар урнаштыру кагыйдәләре турында законга төзәтмәләр керткән

Россия Президенты Владимир Путин юлларда фото һәм видеокамералар урнаштыру кагыйдәләрен билгеләүче законга төзәтмәләр керткән. Алар 2024 елның 1 сентябреннән үз көченә керә. Бу җәһәттән тиешле документ хокукый мәгълүматлар рәсми интернет-порталына урнаштырылган.

Үзгәрешләр “Россия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында” 8 ноябрь, 2007 елгы федераль законга кертелә.

Документта камералар урнаштырылырга тиешле юл участоклары төрләре санап үтелгән. Болар – җәмәгать транспорты хәрәкәте өчен полоса калдырылган юллар, бер ел эчендә дүрт һәм аннан күбрәк авария булган хәтәр юл участоклары, юл эшләре башкарыла торган участоклар, җәяүлеләрнең юл аша чыгу урыннары, машина кую тыелган урыннар һ.б. Моннан тыш, яңа кагыйдәләр буенча, камерага кадәр ким дигәндә 150-300 метр ераклыкта кисәтү билгесе урнаштырылган булырга тиеш.

Закон проекты нигезендә, хәзер юлларда камералар урнаштыру турында карарны, Эчке эшләр министрлыгы белән килештереп, төбәк хакимияте яки автомобиль юлы хуҗасы кабул итәргә мөмкин.


Фикер өстәү