Машина йөртүчегә штрафның яртысын түләү вакытын озайтырга җыеналар

Депутатлар ташлама белән штраф түләү мөмкинлеге вакытын арттырырга тәкъдим итте.
Дәүләт Думасы депутатлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен вак-төяк бозулар өчен салынган штрафның яртысын гына түләү мөмкинлеге вакытын озайтырга тәкъдим итә. Бу җәһәттән тиешле закон проекты Думага кертелгән дә инде.

Исегезгә төшерәбез: хәзерге вакытта машина йөртүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафның яртысын карар чыгарылганнан соң 20 көн эчендә түли ала. Закон проекты авторларыннан берсе – Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов фикеренчә, үзизоляция режимын үтәү зарурилыгы, гражданнарның керемнәре кимү шартларында 20 көнлек вакыт – бик аз. Шуңа күрә закон проекты авторлары Административ хокук бозулар турында кодексның 32.2 статьясындагы 1.3 өлешенә төзәтмәләр кертеп, бу вакытны 60 көнгә кадәр арттыруны тәкъдим итмәкче.
Закон проекты нигезендә, әлеге норма, басылып чыккан көннән башлап, быелның 31 декабренә кадәр гамәлдә булырга тиеш. Ә инде 2021 елның 1 гыйнварыннан барысы да элеккеге хәленә кайтып, штрафның яртысын 20 тәүлек эчендә генә түләргә мөмкин булачак.
Штрафның яртысын гына түләү буенча законның (фәкать юл кагыйдәләрен бозган өчен генә) 2016 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелүен искә төшерик. Иң күп штрафларны нәкъ менә машина йөртүчеләр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмау очракларын фото-видео ярдәмендә теркәү мөмкинлекләре нык үсү сәбәпле җыя. Хәзер автомобиль хуҗалары үзләренә карата чыгарылган карарларны үзләре үк күзәтеп барырга һәм штрафны ташламалы чорда түләп куярга тырыша.
Бу тәҗрибә бик уңышлы килеп чыкканлыктан, яңа редакциядәге КоАПта, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен генә түгел, бәлки инде барлык штрафлар буенча билгеле бер вакыт эчендә яртысын гына түләүне кертү тәкъдим ителә.
Штраф түләү вакытын арттыру интернетсыз кешеләргә, үзизоляция чоры тәмамлангач, штрафның яртысын турыдан-туры банк бүлекчәсенә барып түләү мөмкинлеге бирәчәк, ди депутатлар.


Фикер өстәү