Машина йөртүчеләргә штраф түләмәгән өчен икеләтә түләргә туры киләчәген искәрттеләр

Дәүләт автомобиль инспекциясе машина йөртүчеләрнең исенә төшерә: юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләмәү аны ике тапкыр күбрәк түләүгә китерергә мөмкин. Машина йөртүчене шулай ук 15 тәүлеккә кулга алырга мөмкиннәр.

Штраф түләү өчен Татарстан Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталыннан файдаланырга яки административ штраф  түләүгә бәйле бурыч турында гариза белән Дәүләт автомобиль инспекциясе бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Гаризада физик затның фамилиясен, исемен, атасының исемен, туу датасын, теркәлү урынын яки юридик затның оештыру-хокукый формасын, атамасын һәм реквизитларын, машина (машиналар) маркасын, дәүләт теркәү билгесен, электрон почта адресын күрсәтергә кирәк.

Машина йөртүче, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында карар кулына килеп кергәч, кичекмәстән аның эчтәлеге белән танышырга һәм карар чыгарылганнан соң 20 көн эчендә штрафның яртысын түләргә тиеш.

 


Фикер өстәү