Аның сүзләренчә, Артек, Форос һәм Алуштада ял иткән барлык балаларны, шулай ук аларны озата баручыларны Сукко бистәсенә күчергәннәр.
«Сменадагыларның барысы да уңайлы шартлар, кайнар ризык һәм медицина хезмәте белән тәэмин ителгән, белем бирү программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итәчәкләр. Комплекс территориясендә спорт һәм укыту инфраструктурасы бар», - диелә хәбәрдә.
Балаларны кайтару график нигезендә сменалары тәмамланганнан соң Россия тимер юллары поездлары белән гамәлгә ашырылачак. Балаларның килү һәм кире кайту мәсьәләсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов контроленә алды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез