Бәйрәм 15 августка билгеләнгән. Биредә шәһәр халкы гына түгел, ә Россиядән һәм чит илләрдән – Төркиянең Мәрсин һәм Кытайның Мэйшань, Һиндстанның Барели шәһәрләреннән күпсанлы кунаклар көтелә. 60–80 миллион сумга төшә торган бәйрәм программасы һәм юбилей уңаеннан шәһәрдә алып барыла торган эшләр белән Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев таныштырды.
Тарихка күз салыйк: 1960 елның 25 декабрендә Актүбә авылына чана-трактор поездына утырып беренче төзүчеләр килеп урнаша. Түбән Кама – чиста кырда төзелгән калаларның берсе, дисәк тә ялгышмабыз. Бөтенсоюз төзелешенә бөтен ил халкы җыела. Чагыштырмача кыска вакыт эчендә Түбән Кама Россиянең әйдәп бара торган нефть химиясе үзәкләренең берсенә әверелә. Радмир Беляев сөйләвенчә, юбилейның төп бурычы – беренче төзүчеләр турындагы хәтерне саклау һәм бу тарихны яшь буынга тапшыру. Шулай ук заманча Түбән Каманы үсә торган шәһәр итеп күрсәтү һәм бәйрәм чараларына мөмкин кадәр күбрәк халыкны җәлеп итү.
– Түбән Каманың 60 еллыгына бәйрәм парады традициясен яңартырга булдык. Анда беренче төзүчеләр һәм ветераннар, мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шулай ук яшьләр катнашачак, – ди җитәкче. – Бәйрәм чаралары берьюлы берничә мәйданчыкта оештырыла. «Кояшлы алан» паркы спорт һәм гаилә ялы урынына әйләнә. Биредә ярышлар һәм төрле спорт чаралары узачак, шулай ук Түбән Каманы Россия һәм халыкара турнирларда данлаган спортчыларның «Дан аллеясы» барлыкка киләчәк. «Гаилә» паркында яшьләр өчен фән, иҗат, спорт һәм төрле һөнәрләргә багышланган тематик зоналар әзерләнә. Паркны шәһәрнең үзенчәлекле моделе буларак оештыралар, анда балалар эшчәнлекнең төрле юнәлешләре белән таныша һәм үзләрен яңа рольләрдә сынап карый алачак.
Бәйрәмдә Түбән Кама тарихына өстенлек бирергә җыеналар. Халык өчен беренче төзүчеләрнең эш шәһәрчеген күрсәтә торган мультимедиа экспозициясе әзерләнгән. Анда шәһәр төзелешенең беренче еллары турында сөйли торган архив материаллары, видеохроника һәм интерактив экспонатларны күрергә мөмкин булачак. Моннан тыш 70 тән артык милләт вәкиле яшәгән шәһәрдә гастрономия фестивале оештырмакчылар. Киләчәккә хатлар калдырыр өчен ком сәгате рәвешендәге арт-объект та урнаштырыла. Хатларны вакыт капсуласына салалар, соңыннан аны музейга тапшырачаклар һәм бер елдан ачып укырга җыеналар.
Радмир Беляев әйтүенчә, кичке программаның төп чаралары «Манзара» сәүдә үзәге янындагы мәйданда узачак. Биредә кунакларны театральләштерелгән тамаша көтә. Танылган эстрада йолдызлары Эльмира Кәлимуллина, Фирдүс Тямаев, Ришат Төхвәтуллин, Мария Диброва һәм «Волга-Волга» төркеме чыгыш ясаячак. Бәйрәмнең хедлайнеры – The Hatters коллективы. Юбилейга СССРның халык артисткасы, композитор Александра Пахмутованы да чакырганнар. Пахмутова 1965 елда шагыйрь Николай Добронравов белән бергә 1960 нчы елларда Түбән Кама һәм нефть химиясе комплексын төзергә килгән беренче төзүчеләрнең һәм яшьләрнең хезмәт батырлыгына багышланган «Смелость города берет» җырын язган.
Бәйрәм уза да китә, ә шәһәрдә тормыш дәвам итә дигәндәй, Түбән Каманың 60 еллыгына әзерлек бәйрәм программасы белән генә чикләнми. Радмир Беляев сүзләренчә, мәгариф, төзекләндерү, транспорт һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә 26 зур проект гамәлгә ашырыла. Юбилейга яңартыла торган объектлар арасында Түбән Каманың үзе белән бер үк вакытта диярлек төзелгән автовокзал бар. Эшләр тәмамланганнан соң монда кунакханәле заманча транспорт үзәге барлыкка киләчәк. Моннан тыш, шәһәрдә «Дом первых» – балалар иҗаты үзәге базасында өстәмә белем бирү һәм яшьләр үзәге булдыралар. Тагын бер зур проект – фиджитал-үзәк. Аны төзүгә бюджет һәм бюджеттан тыш чыганаклардан 250 млн сумнан артык акча бүленеп бирелгән. Түбән Камада Химиклар проспектын реконструкцияләү, «Сөембикә» паркын төзекләндерү, иҗтимагый киңлекләрне үстерү һәм ИТ парк булдыру эше дәвам итә. Шәһәр башлыгы шулай ук «Корабельная роща» шифаханәсен яңарту хыялы барлыгын да әйтте.
– Бәйрәм чыгымнарсыз булмый, билгеле. Юбилей чаралары якынча 60–80 млн сумга төшәчәк. Бу эштә шәһәрнең өч зур предприятиесе ярдәм күрсәтә, – диде Радмир Беляев.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез