Белгечләр әйтүенчә, заманча гаджетлар озак вакыт дәвамында өзлексез эшләүләрен күздә тотып җитештерелә. Смартфонның барлык өлешләре нәкъ менә шулай эшләүгә корылган. Һәр кабызган саен гаджетка зур нагрузка төшә. Телефон тулысынча сүндерелгәннән соң кабынып киткәндә, процессоры, оператив хәтере һәм башкасы көчәйтелгән режимда эшли. Боларның барысы да гадәттәге “көтү режимы”на караганда зуррак көч таләп итә.
Телефон төнге сәгатьләрдә һәм ял чорында комачауламасын өчен, белгечләр аны тавышсыз режимга күчерергә яисә “Не беспокоить” режимына көйләргә киңәш итә. “Көтү режимы”нда заманча смартфон бик аз энергия куллана. Шуңа күрә төнлә зарядкасы бетүеннән куркырга кирәкми. Иминлек күзлегеннән караганда да смартфонны сүндермәү хәерлерәк: даими эшләүче телефон ашыгыч хәл килеп туганда тиз генә ярдәм чакырту мөмкинлеге бирә. Белгечләр сүзләренә караганда, “көтү режимы”ндагы заманча смартфоннарның кирәкмәгән “эш-бурычлары” автомат рәвештә тукталып тора, кызу куркынычы да – юк дәрәҗәсендә.
Тәүлек әйләнәсе телефонны сүндермичә эшләтү, аннан файдалануның гади генә кагыйдәләрен үтәгән очракта, аккумуляторына зыян салмый. Шул ук вакытта “перезагрузка”дан баш тартырга кирәкми: шул рәвешле смартфонның хәтере яхшырып китә, “эленеп” калган “эш-бурычлары” төгәлләнә. Белгечләр фикеренчә, атнага бер тапкыр “перезагрузка ясарга кирәк. Әмма аннан ешрак түгел.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез