Газетага язылу

«Ватанны саклаучылар» фонды яңа оялы булды

«Ватанны саклаучылар» фондының Татарстандагы филиалы яңа адрес буенча эшли башлады. Элеккеге Галимнәр йорты Татарстан Рәисе ярдәме белән Ватанны саклаучыларга хезмәт итәчәк. Бу хакта журналистларга фонд җитәкчесе Гүзәл Удачина сөйләде.

«Ватанны саклаучылар» фонды яңа оялы булды
Фото: Татар-информ

– Узган елның декабрендә Татарстан Рәисе әлеге бинаны яңартырга кирәклеген әйтте. Элек эшләгән урынга гына сыя алмый идек. Бу бина махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләре белән уңайлы шартларда эшләр өчен бик кирәк. Әлеге йорт күпләргә таныш. Ул XIX гасырда иганәчеләр акчасына төзелгән кызлар приюты була. Хәзер мәдәни мирас объекты булып тора. Ул бик иске, төзекләндерүгә мохтаҗ иде. Ел башыннан бирле монда яңарту эшләре барды. Төзекләндерү вакытында бинаның үзенчәлеге сакланып калды, – ди Гүзәл Удачина.

Яңа бинада урын күп. Ярдәм сорап килүче һәркемне ишектән керүгә үк каршы алалар. Соравын тыңлагач, тиешле бүлмәгә озаталар. Ике катта урнашкан белгечләр һәр кешенең проблемасын хәл итәргә әзер. Гүзәл Удачина әйтүенчә, бүгенгә кадәр алар уртак тел таба алмаган СВОда катнашучы һәм ветеран юк икән.

– Иске бинада утырганда көненә 50 дән алып 70 кешегә кадәр кабул итә идек. Монда инде шартлар да, мөмкинлекләр дә күп. Өч ел эшләү дәвамында без махсус хәрби операциягә катышы булган кешеләрне нинди сорау борчуын, аларга тагын нинди ярдәм кирәген ачыкладык. Баштарак өч юнәлештә эшләдек. Әкренләп таләпләр үзгәрде һәм бүген без җиде юнәлешне алып барабыз. Хәзерге вакытта СВОдан кайткан һәм хәрби хезмәтләре дәвам итүчеләр дә безнең канат астында. Болар – хәрби комиссариатта эшләүчеләр, – ди җитәкче.

Гүзәл Удачина әйтүенчә, республиканың һәр районында социаль координаторлар эшли. Якын арада 10 районда фондның бүлекчәләре дә ачылачак. Казандагы фондта хәзерге вакытта 20 социаль координатор эшли. Алар арасында СВО ветераннары да бар. Махсус хәрби операциядән кайткан 10 кеше монда хезмәт куя.

 Марат Омаров – шундыйларның берсе. Без килгәндә, ул эштә иде. Башта үзе бирегә ярдәм алырга дип килә, ә аннары социаль координатор булып эшләргә кала. Марат махсус хәрби операциядә яраланган, сул кулы урынына протез куйганнар. «2025 елның апреленнән бирле монда эшлим. Үзем кебекләргә булыша алуыма шатмын», – ди ул.

– Маратның эшләве башкаларга көч бирә. Әйтик, СВОдан имгәнеп кайтучы егетләр килгәндә, без аларны Маратка җибәрәбез. Үзе анда булган, бөтен хәлләрне белгән, ә монда кайткач, үз юлын, эшен тапкан кеше белән аралашу да аларны үзгәртә, – ди Гүзәл Удачина.

 Яңартылган бина буйлап шактый йөрдек. Килгән кешеләр өчен кунак бүлмәсе дә бар. Психологик ярдәм бүлмәсе дә игътибарны җәлеп китте. Гадәттә, СВОдан кайтучыларның күбесе психологка күренүдән уңайсызлана, тайпылышлар булса, исәпкә куярлар, дип борчыла икән. Фонд хезмәткәрләре әйтүенчә, монда бар да аноним рәвештә эшләнә. Максатлары бер – вакытында кирәкле ярдәм күрсәтү.

Тагын бер үзенчәлек – бу бинада беренче тапкыр лифт эшли башлау. Анысын куеп та тормаслар иде, махсус хәрби операциядән имгәнеп кайтучыларга уңайлы шартлар тудыру өчен эшләгән ул. Гүзәл Удачина әйтүенчә, инвалидлыгы булуга карамастан, егетләр тормышта үз урыннарын табарга тырыша. Ике аягында да протез булган ир-атлар заводта да эшли, спорт белән шөгыльләнә, хәтта СВОдагы егетләргә кирәк-ярак илтүче дә бар икән.

– Безгә ярдәм сорап килгән кешенең берсе дә онытылмый. Алар гел күз уңында, без алар белән элемтәдә торабыз, – ди филиал җитәкчесе.

 Яңа гына эшли башласа да, без булганда бирегә кеше күп килде. Берәүләр, яраланып, бөтенләйгә кайткан, икенчеләргә тернәкләндерү чаралары кирәк. Марат Насыйров исә махсус хәрби операциядән ялга гына кайткан.

– Санаулы көн тиз үтә. Әле генә кайткан кебек идем. Инде ике көннән китәсе бар, – ди ул. – Юрист ярдәме кирәк. Ипотекага алган фатирыбыз бар иде. Шуны түләгәндә аңлашылмаучанлык килеп чыкты. Мин районнан ук килдем. Проблемамны бүген үк хәл итәргә иде.

«Ватанны саклаучылар фонды»ның Татарстан бүлеге өч ел эчендә 90 мең мөрәҗәгать алган. Шушы вакыт эчендә СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә кагылышлы 40 мең сорауга җавап табылган. Татарстанда 98 социаль координатор эшли.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре