–Ул чакта әнкәйне окоп казырга җибәрделәр. Әби йөри алмый, авыру, энеләрем һәм бер сеңелем бар иде. Әнкәй ничек итеп гаиләмне калдырып китим дигән була. Әмма аны зур кызың бар дип кире борып җибәрәләр. Шулай итеп, йорт эшләре барысы да миңа өелеп калды. Әле авыру әбине дә карап торырга кирәк булды. Укырга да йөрдем, аны да калдырасым килмәде, – дип искә ала әбекәй.
1952 елда Гөлфия әби бәхет эзләп Пермь якларына чыгып китә. Шунда булачак ире белән таныша, гаилә коралар. 1963 елда төзелештә эшләгәндә аның өстенә плитә төшә. Инвалид булып кала. Әмма ул эшләүдән туктамый. Соңрак туган як барыбер үзенә тарта. 1994 елда гаилә Тәтеш районының Бакырчы авылына кайтып төпләнә. Биредә ул ашханәдә эшли, колхозчыларны ашата. Бүген Гөлфия әби оныгы белән гомер итә.
– Нинди генә авырлык күрсәм дә, матур картлык көткән икән үземне, – ди ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез