Табигать сагында. Чыкмасын ис!

Миллионнар түләп төзелгән чистарту корылмалары ярты ел эчендә сафтан чыккан. Питрәчтә һәм Кощаково бистәсендә, Алексеевскида, Әгерҗенең Красный Бор авылындагы биологик су чистарту корылмаларыннан чыккан суның тиешле таләпләргә туры килмәве ачыклаган. Әлеге корылмаларның күбесе «Экология» илкүләм проекты кысасында яңа гына төзелгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Росприроднадзор) Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров сөйләде.

– Питрәч һәм Алексеевск районнарында чистарту корылмаларын карап торучы оешмалар билгеле булса, Әгерҗе, Яшел Үзән, Зәй районнарында аларның хуҗасы юк. Питрәч районындагы корылма өчен җаваплы оешмадан сулыкларга килгән зыянны арбитраж суды аша түләтәчәкбез. Бу корылмалар федераль акча ярдәме белән төзелә, – диде идарә җитәкче. – Әлегә төгәл нәтиҗәләр булмаса да, агып чыккан суда калдыкларның нормадан унар мәртәбә артканы күренеп тора. Елгаларга эләккәнче, су тиешенчә чистартылырга тиеш. Тиешенчә эшләмәгә корылмалар озакка чыдамый. Күпме акча тотып төзелгән чистарту җайланмасы ярты елда эштән чыга. Аларны карап торырлык белгечләр җитми. Ә бит төзәтү бик катлаулы. Без закон бозылуны күрәбез икән, штраф салабыз, килгән зыянны түләтәбез.

Быел Татарстанда әйләнә-тирәгә зыян салган 443 закон бозу очрагы теркәлгән. Гаеплеләргә 56 миллион сумлык штраф салынган.

– Март аеннан күзәтчелек органнары тарафыннан алдан планлаштырылган тикшерүләрне бетерделәр. Әмма безгә оешмаларның ачык территорияләренә керү тыелмаган. Күптән түгел бер оешмага кердек. Анда шлагбаум да юк. Ни күрик: алар шул урында калдыкларны күмеп ятканнар. Биредә табигатькә бик зур зыян салынган. Шуңа күрә, быелгы штраф күләме әле тагын да артырга мөмкин, – ди Фаяз Шакиров.

Тикшерү дигәннән, халык Казан һәм Түбән Кама шәһәрләрендә эшләүче 6 сәнәгать оешмасыннан зарланып мөрәҗәгать иткән.

– Быел һаваның пычраклыгыннан зарланып язылган 60 мөрәҗәгать алдык. Барысын да табигатьне саклау прокуратурасына юлладык. Хәзерге көндә тикшерүләр башланды, – ди Фаяз Шакиров. – Элегрәк Түбән Камада һаваның пычрак булуыннан зарланып көненә хәтта 300-400 тапкыр мөрәҗәгать итәләр иде, хәзер андый очраклар берән-сәрән генә. Анда һәрдаим Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы күчмә лабораторияләренең эшләве дә уңай нәтиҗә бирә. Сүз уңаеннан, Түбән Камада Татарстан буенча Лаборотория анализы һәм техник үлчәү үзәге ачарга җыеналар. Ул 443 күрсәткечне исәпкә алачак.

Әйләнә-тирәгә зыян салучылар саны кимесә дә, зарланучылар аз түгел, ди Фаяз Шакиров. Халыктан килгән мөрәҗәгатьләр арасында газ исеннән зарланучылар да бар. Газ исе калдыклардан да чыгарга мөмкин икән. Моннан берничә ел элек Казанның Самосырово чүплегеннән начар ис таралып ятканын күпләр хәтерли. «Восточный» полигонында җыештыру эшләренә тотынып, аны рекультивацияли башлагач, зарлар кимеде. Хәзер исә истән “Салават Күпере”ндә яшәүчеләр зарлана.

Очрашуда сәнәгать оешмаларының табигать законнарын бозуы гына түгел, ялган хисап тотулары хакында да сүз булды. Баксаң, кайберләре экологик контроль алып бармаса да, кирәкле белешмәне табалар икән. Татарстанда оешмаларга ялган документлар бирүче лабораторияләр дә барлыгы ачыкланаган. Фаяз Шакиров андыйларны табарга һәм чарасын күрергә кирәк дип саный. Шундый өч лабораториянең эзенә төшкәннәр дә инде.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү