Урманга 5 мең сум һәм аннан да күбрәк зыян салынса җинаять җаваплылыгы каралган

Бәйрәмгә әле ике атнадан артык вакыт булса да, чыршылар инде бизәлә дә башлады. Чынына кызыгучылар да, ясалмасын сайлаучылар да бар. Матурлык тудырганда нәрсәгә игътибар итәргә?

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгыннан әйтүләренчә, нарат белән чыршы җитәрлек булачак. Министрлыкның матбугат үзәге җитәкчесе Альмира Нуретдинова әйтүенчә, Азнакай, Әлки, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лаеш, Мамадыш, Саба һәм Биектау районының Ислейтар урманчылыклары ылыслы агачлар сатарга рөхсәт алган.

– Без бәйрәмгә дип плантацияләрдә һәм питомникларда чыршыларны махсус утыртабыз. Күпләр ясалманы бизәсә дә, чынын сорап килүчеләр дә бар әле. Ни дисәң дә, һәркем үз күңеленә хушын сайлый бит. Әгәр инде чын чыршы куярга телисез икән, аны безнең питомниклардан алып булачак. Килгән кешегә чыршыны кисеп бирәбез, – ди Казандагы шәһәр яны урманчылыгы җитәкчесе Илнур Кәшәфиев. – Хәзер чыршы сатучылар күп булачак. Агачның сыйфатын да, сатучының документларын да тикшерү комачау итмәс.

Мамадыш районының Кама урманчылыгы җитәкчесе Альберт Шамилов әйтүенчә, чыршы сатып алучылар күп түгел.

– Шәһәр халкы аның хуш исенә кызыгадыр инде. Әмма дөрес сакламасаң, аның  энәләре коелып бетәчәк. Кисеп алынган агачка караганда, махсус савытта үсеп утырганын бизәвең яхшырак. Без урманны саклау яклы, – ди ул.

Казанның Вознесение бистәсендә яшәүче Гөлфия Хаҗиева, өйдә чыршы бизәмибез, ди.

– Балалар бик сорый. Алар инде бәйрәм көтә. Әмма без өйгә чыршы кертмибез. Ясалмасы да, чыны да кирәк түгел. Йорт сатып алганда ишегалдында чыршылар бар иде, үзебез дә утырттык. Шулар әкренләп үсеп килә. Кар явуга һәрберсен бизәп, утлар куябыз. Ишегалдыбыз үзенә күрә бер әкияти мәйданчыкка әйләнә, – ди ул.

Әмма чыршы әкият кенә түгел, мәшәкать тә китереп чыгарырга мөмкин. Республикада «Ель» операциясенә әзерләнәләр. Әлеге чара 20–31 декабрьдә узачак. Агачларны законсыз кисү, урман утыртмаларына зыян салган кешегә 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф каралган. Моннан тыш, агачны законсыз кискән кеше урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш. Әгәр урманга 5 мең сум һәм аннан да күбрәк зыян салына икән, моның өчен җинаять җаваплылыгы да каралган.

САН

Быел Татарстанда бәйрәмгә дип 8050 данә чыршы һәм 32 тонна ылыслы ботак әзерләнәчәк. Алар 55 урында сатылачак. Узган ел урманчылар 6960 данә чыршы сатып, 2,7 миллион сум акча эшләгән.

Чыршы бәяләре (сумнарда):

– 1 метрлысы – 350;

– 2 метрлысы – 450;

– 3 метрлысы – 700;

– 4 метрлысы – 1700;

–5 метрлысы – 2000;

– ылыслы ботакның 1 тоннасы – 3900.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү