Яшь шәһәрнең серләре. Иннополиста яшәү ни өчен рәхәт?

Бу шәһәрдә яшәүчеләр үзләрен бик бәхетле дип саный икән. Бәхетне үлчәп булса, аларның бу күрсәткече 80 тирәсе булыр иде. Уртача хезмәт хакы исә 146 мең сум. Шәһәр буенча роботтакси йөри. Киләчәктә исә роботлы кунакханә ачарга исәпләре. Әкият иле түгел бу, 7 яшен тутырган Иннополис шәһәре турында сүз. Шәһәр үсешенә кагылышы булганнар журналистлар белән очрашып, узып баручы елга нәтиҗә ясады.

Татарстанның вице-премьеры Роман Шәйхетдинов әйтүенчә (Хөкүмәт дәрәҗәсендә Иннополис проектларының кураторы да ул. – Авт.), ел ахырына якынлашса да, шәһәрдә проектларны чынга ашыру, планнар кору тукталмый.

– Иннополис инновацион үзәге тотрыклы үсешен дәвам итә һәм цифрлы икътисад юнәлешендә федераль һәм республика проектларын гамәлгә ашыру, Россиянең бәйсезлеген тәэмин итә торган IT-проектларны үстерү мәйданчыгы булып тора, – диде Роман Шәйхетдинов. – Биредә 2023–2024 елларга тәгаенләнгән 15 млрд сумлык зур инфраструктура-инвестиция проектлары һәм 2025 елга кадәр перспектив проектлар гамәлгә ашырыла. Без әле югарырак очар өчен тизлек җыя башладык кына.

Шәһәр яшәеше

Иннополиска җиде ел элек барган кеше белән хәзер баручылар сүзнең ни хакта барасын алдан ук чамалар. Ялан кырда калкып чыккан буш кала түгел инде ул күптән. Иннополиста хәзер робот-такси да бар, почтаны да робот ташый, халык гозерен социаль челтәрләр аша да хәл итәргә өйрәнгәннәр.

Шәһәр мэры Руслан Шәгалиев әйтүенчә, Иннополиста яшәүчеләр авыз тутырып үзләрен бәхетле дип әйтә ала. Бәхет күрсәткече биредә 80не тәшкил итә икән. Чагыштыру өчен: Россия буенча ул – 68.

Бәхетле булырсың да. Шәһәр халкының уртача хезмәт хакы гына да 146 мең сум икән. Мэр әйтүенчә, бу Татарстан буенча иң зур хезмәт хакы санала.

Иннополиста даими рәвештә 5 меңләп кеше яши. Гомуми халык саны – 7601. Калганнары – Казан, Яшел Үзән һәм бүтән якын-тирә шәһәрләрдән килеп-китеп йөрүчеләр. Руслан Шәгалиев сүзләренчә, 2025 елга шәһәрдә даими яшәүчеләр саны 15 меңгә җитәр дигән өмет бар. Иннополиста яшәүче һәр өченче кеше һөнәре буенча йә галим, йә IT тармак белгече икән.

Яшь шәһәр булса да, Россия бюджетына ул салымны «зурларча» кайтара. Руслан Шәгалиев әйтүенчә, 2017 елда бюджетка күчерелгән салым һәм иминият кертемнәре 703,7 млн сум булса, 2022 елда бу сан биш мәртәбә артып, 3,6 млрд сумга җиткән.

Иннополис яңа технологияләр һәм хезмәтләрне сынау мәйданчыгы буларак та билгеле. Руслан Шәгалиев санап киткәннәргә генә тукталыйк. Иннополиста 8 пилотсыз такси йөри. Иннополис үз территориясендә мондый мөмкинлек тудырган дөньяда икенче һәм Европада беренче шәһәр булып санала. Моннан тыш почта, кирәк-яракларны китереп бирә торган 15 роботлары бар икән. Һава аша да китереп бирү мөмкинлеген гамәлгә кертергә җыеналар.

Халык гозерен дә бот тыңлый. Исеме – Инна. Руслан Шәгалиев китергән мәгълүматларга караганда, виртуаль ярдәмчегә 2017 елдан алып 2022 елга кадәр 168292 мөрәҗәгать килгән.

Мэр яшь каланың киләчәген матур итеп күрергә тели. Планнары да зурдан. Әйтик, 53 номерга исәпләнгән роботлы кунакханәне төзеп бетерергә ниятлиләр. Шәһәр эчендәге яңа таунхаусны кулланышка тапшырмакчылар. 3500 фатирга исәпләнгән «Ю» торак кварталын төзергә җыеналар. Яшәр урыны булгач, мәктәбе, балалар бакчасы, парклары да кирәк. Мэр әйтүенчә, 900 урынлы мәктәп, 600 урынга исәпләнгән балалар бакчасын сафка бастырмакчылар. Шулай ук балалар сырхауханәсе дә барлыкка киләчәк.

– Иннополиста яшәүчеләр саны арткан саен, инфраструктура корылмалары да артачак. Шунысын да әйтергә кирәк: Иннополиста арендага бирелә торган тораклар калмады. Махсус икътисадый зонада эшләүчеләр «Салават күперен»дәге фатирларда яши, – диде ул.

Университет эшчәнлеге

Иннополистагы һәр өченче кеше галим йә IT тармак белгече дидек инде. Аларны укыту биредә үк башкарыла. Уку йорты директоры Кирилл Семенихин әйтүенчә, берничә көн элек кенә университет 10 еллыгын билгеләп үткән. Бу вакыт аралыгында «акыллы баш»ларны әзерли торган белем йорты алга китеш кичергәнме соң?

– Университетта, база белеме бирүдән тыш, өстәмә укыту да бар. Дистә ел эчендә университет 448 индустриаль проектны гамәлгә ашырды. Университетның еллык акча әйләнеше 6 млрд сумны тәшкил итә. 2030 елга 15 млрд сумга җитәргә исәп, – дип уртаклашты Кирилл Семенихин.

Аның сүзләренчә, Иннополис университеты кысасында берничә федераль белем бирү үзәге эшли. Әйтик, инженерия мәктәбе, ясалма интеллект, инновацияләр, робототехника үзәге.

Киләсе елга исә 1 мең урынга исәпләнгән яңа торак корпусны кулланышка тапшырырга исәп. Тагын бер лаборатория эшләтеп җибәрергә җыеналар (әлегә аларның саны 17. – Авт.), укыту юнәлешендә яңа белем бирү программалары өстәргә телиләр.

Тагын да зуррак хыялларга килсәк, алар арасында студентлар санын 5 меңгә кадәр җиткерү, компьютер фәне буенча дөньяның иң яхшы университетлары исемлегенә керү, индустрия үзәген булдыру кебекләре бар.

Махсус икътисадый зона эшчәнлеге

Вәзгыять җиңел булмаса да, «Иннополис» махсус икътисадый зонасына быел 66 компания кушылган. Хәзер зонада эшчәнлек алып барган резидентлар саны 336га җиткән. «Иннополис» махсус икътисадый зонасы директоры Ринат Хәлимов әйтүенчә, сынаулар булса да, үсеш күзәтелә.

– Инвестицияләр күләме 73,8 млрд сумны тәшкил итә, керем күләме – 130,3 млрд сум. Бюджетка җыелган салым күләме – 19,9 млрд сум, – дип вазгыятьне сан телендә аңлатты ул.

«Күп өлкәләрдә кимү күзәтелгәндә, артуга ирешү мөмкинме?» дигән сорауга да алдан җавап бирде Ринат Хәлимов.

– Махсус икътисадый зонада барлык күрсәткечләрнең уңай динамикасын саклый алабыз. Бу ни өчен шулай? Нигездә, Иннополиста урын алган компанияләр – Россиянеке. Алар Россия өчен кирәкле эшләнмәләр уйлап таба иде. Соңгы биш елда башкарган эшләргә хәзер аеруча ихтыяҗ артты. Шуңа да күпчелек компанияләр үсештә. Компанияләрнең якынча 3 проценты чит илнеке иде, – дип аңлатты ул.

Киләчәк турында сөйләгәндә, Ринат Хәлимов үзләрендә зурдан кубып башкарылачак эшләрне телгә алды. Әйтик, «Иннопарк» югары технологияләр җитештерү үзәге, мәгълүмат эшкәртү үзәге, «Родина» технопаркы, сәнәгать инновацияләре паркы. Боларга җәлеп ителгән инвестицияләр күләме дә миллиардлар белән исәпләнә. Моннан тыш Россия өчен компьютерның төп платосын җитештерү проектын да тормышка ашырырга хыялланалар. Аны елына 1 млн данәдә җитештерү максаты тора.

Кызыгып һәм кызыксынып

Шәһәр мэры Руслан Шәгалиев әйтүенә, Иннополиска туристлар да эз суытмый. Үзе дә күрсәтеп, аңлатып, таныштырып йөрергә әзер ул. «Бер ел элек булган шәһәр белән хәзергесе арасында аерма бар. Килеп күрергә генә кирәк. Халыкта ялан кырда утырган шәһәр дигән калыплашкан фикер яшәмәсен иде», – диде ул.

Журналистлар очрашуга килүчеләрдән: «Иннополис сезнең өчен нәрсә ул?» – дип тә кызыксынды.

Роман Шәйхетдинов өчен ул шәһәр генә түгел,  бәлки, тормыш рәвеше дә икән әле. Руслан Шәгалиев исә, булганы белән канәгатьләнеп калмыйча, тагын да югарырак үрләргә ирешәсе иде, ди. Шәһәрне чынлап та әкият иле һәм мөмкинлекләр мохите итмәкче бугай.

Чулпан Гарифуллина

Фото: https://innopolis.university/


Фикер өстәү