Иҗтимагый палата республикада газлаштырып бетерү программасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча “кайнар линия” үткәрә

15 декабрь көнне Татарстан Иҗтимагый палатасында (Казан ш., Батурин ур., 7 А й., 136 нчы зал) республикада газлаштырып бетерү программасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча “кайнар линия” үткәрелә.

Иҗтимагый палатада, газлаштырып бетерү буенча төбәк программасын үтәү кысасында, “кайнар линия”ләр уздыру дәвам итә. Алар барышында Татарстанның авыл-бистәләрендә, шул исәптән бакча ширкәтләрендә программаны тормышка ашыру срогына, шулай ук торак йортларга газ үткәрү, газ җиһазларын урнаштыру буенча социаль яктан аз якланылган кешеләргә ташламалар бирү шартларына кагылышлы 200ләп сорауга җавап бирелгән.

“Кайнар линия” аша алынган мөрәҗәгатьләрне Сәнәгать һәм сәүдә, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыклары вәкилләре, Иҗтимагый палатаның иҗтимагый контроль комиссиясе әгъзалары, “Газпром трансгаз Казан” җаваплылыгы чикләнгән вәкилләре тыңлаячак.

“Кайнар линия”гә (тел.: 8(800)350-44-72) 15 декабрьдә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькәчә шалтыратырга мөмкин.
Мөрәҗәгатьләрне 15 декабрьгә 14.00 сәгатькә кадәр Иҗтимагый палатаның интернет-кабул итү бүлеге (https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm) аша да юлларга була.


Фикер өстәү