Хатын-кызларга нинди ризыкларның зарарлы булуын аңлатканнар

Табиб-эндокринолог Алина Алкашева “Мослента” хәбәрчесенә хатын-кызларның сәламәтлеге өчен зыянлы ризыкларны санап үткән. Болар – шикәр һәм чүпрәле камыр ризыклары. Ник дигәндә, алар симерүгә, кандагы шикәр микъдары күтәрелүгә, йөрәк-кан тамырлары авыруларына, күкәйлекләрдә киста барлыкка килүгә, атеросклерозга һ.б. китерергә мөмкин.

Шул ук вакытта сөт ризыкларына мөкиббән китүнең дә гүзәл затлар сәламәтлегенә начар йогынты ясавы бар икән. Эндокринолог билгеләп үткәнчә, аларны чамасын белмичә кулланган очракта инсулин күп бүленеп чыга. Шул сәбәпле, тиреоид гормоннар микъдары арта һәм бу тән тиресе чабаруга, шешенүгә китерергә мөмкин.


Фикер өстәү