Газетага язылу

Быелгы «Алтын мөнбәр» Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган фильм белән ачылачак

4–8 сентябрьдә Татарстан башкаласында «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале узачак. 22 нче тапкыр оештырыла торган фестивальгә рекордлы санда гаризалар килгән. Быел катнашучылар 13 илдән һәм Россиянең 28 төбәгеннән җыела. Нәтиҗәдә конкурска 54 фильм сайлап алынган.

Быелгы «Алтын мөнбәр» Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган фильм белән ачылачак
Фото: kazan-mfmk.com

«Милли конкурс» номинациясендә Татарстан кинематографистлары иҗат иткән 15 фильмны күреп булачак. Бу хакта «Алтын мөнбәр»не оештыручылар һәм фестивальдә катнашучы режиссерлар журналистлар белән очрашуда сөйләде.

Фестивальне кем ача?

Казан 22 нче тапкыр дөньяның төрле почмакларында яшәп иҗат итүче кинорежиссерларны үзенә җыя. Шушы еллар эчендә башкала тамашачысы «Алтын мөнбәр» фестиваленә шулкадәр ияләште – балалар тәмле күчтәнәч көткәндәй көтеп торалар. Чөнки монда бер атна эчендә киң экраннар аша Җир шарында яшәгән күпме халыкларның язмышы белән танышасың, гыйбрәт аласың. Иң мөһиме –  үз республикаңда төшерелгән яңа фильмнарны күрәсең. Ә соңгы елларда аларның саны да, сыйфаты да беренче еллардагы белән чагыштыра торган түгел. Хәер, 22 ел элек Татарстанның фестивальгә тәкъдим итәрлек хезмәтләре дә, яшерен-батырын түгел, сай иде шул әле. Соңгы елларда фестивальне үзебездә төшерелгән яңа тулы метражлы фильмы белән ачабыз. Быел исә «Алтын мөнбәр» Үзбәкстан кинематографистлары белән берлектә төшерелгән «Укытучы» (реж. – Рамил Төхвәтуллин) фильмы белән башланачак.

– Бу фильм фестиваль ачышы булачак. Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган кинокартина өч телдә – татарча, русча, үзбәкчә эшләнде. Мәрҗани – татар халкы арасында гына түгел, төрки һәм ислам дөньясында киң танылу алган шәхес. Киләчәктә аны прокатка чыгару да мөмкин булыр дип уйлыйм. Үзбәкстанда да күрсәтеләчәк, гарәп илләре белән дә сөйләшүләр алып бардык, – дип сөйләде кинофестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова.

Режиссер Илдар Ягъфәров нигә борчыла?

Танылган режиссер Илдар Ягъфәров «Милли конкурс» программасында беренче татар әлифбасын төзегән Рәмзия һәм Сәләй Вәгыйзовларга багышланган «Әлифба» фильмы белән катнаша. Ул аның буенча ике ел эшләгән. Бераз борчыла. Моның сәбәпләре бар, чөнки режиссер яңа технологияләр кулланган, үз иҗатына ясалма фәһемне дә әле беренче кертүе. «Минем өчен бу – яңа тәҗрибә, шуңа дулкынланам. Ике телдә дә тәкъдим итәбез», – ди режиссер һәм тамашачы премьерага килер дип өметләнә.

Быел конкурска кергән фильмнарны бушлай карап булачак. Моның өчен фестивальнең сайтына кереп, теләгән фильмны сайлап теркәлергә генә кирәк. Тамашачы күп килгән очракта, өстәмә зал ачу мөмкинлеге дә булыр дип ышандыра оештыручылар. Фильмнар «Корстон», «Мир» кинотеатрларында һәм Казан Кремле мәйданында күрсәтеләчәк.

Режиссер Сергей Киатров «Анимацион фильмнар» номинациясендә «Татармультфильм»да Муса Җәлил шигыренә нигезләнеп төшерелгән «Мой пес» хезмәте белән катнаша. Ә «Кисекбаш», «Шүрәле» мультфильмнарын «Тукай-140» конкурстан тыш номинациясендә тәкъдим итә. «Кисекбаш» мультфильмы 2010 елда ук эшләнгән иде. Аны мәктәпләрдә дәресләрдә бик еш кулланалар икән. Ул – минем үземнең дә иң яраткан мультфильмым һәм аның зур файда китерүенә сөенәм», – ди бала күңелле режиссер.

Режиссер Булат Минкинның конкурска ике хезмәте кергән. «Милли конкурс» номинациясендә – ачлык елларында үз баласын коткарып калу өчен авылыннан чыгып качарга мәҗбүр хатын-кызның ачы язмышына багышланган «Әлли-бәлли» фильмын, «Кыска метражлы уен фильмы» номинациясендә «Җен» фильмын тәкъдим итә. Режиссер Алексей Барыкинның конкурска «Голоса из колыбели» документаль фильмы, ә конкурстан тыш «Кормильцы» кинокартинасы кергән. «Голоса из колыбели» фильмында Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләрнең язмышы сурәтләнә. «Милли конкурс»та Рәдиф Кашаповның күренекле җырчыбыз Илһам Шакировка багышланган хезмәте дә бар. Фестивальдә тәкъдим ителә торган Татарстан фильмнары һәм башка барлык хезмәтләр исемлеге белән сайт аша танышырга мөмкин.

 Кызыл келәм буйлап

«Алтын мөнбәр»нең ачылышы һәм ябылыш тантанасы быел да традиция буенча кызыл келәмнән башланачак. Анда фестивальдә катнашучыларны, чакырылган «йолдыз»ларны күрергә мөмкин. Казанга Кыргызстан, Таҗикстан, Испания, Төркия, Малайзия, Мисыр, Гарәп Әмирлекләре, Франция, Сербия, Польша, Һиндстан, Төньяк Африка, Мисыр һәм башка илләрнең кинематографистлары җыела. Ачылышка билетлар инде сатуда. Ә менә ябылу тантанасы исә ябык форматта узачак.

 Энҗе Шәйхетдинова

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре